Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

1 апрельдән республикада чисталык икеайлыгына старт бирелә

Районыбызда да бу чорда учреждение-предприятиеләр мәйданнарын, урамнарны, йортлар тирәләрен, юл кырыйларын чистарту-җыештыру буенча күп эшләр башкару күздә тотыла. Рәшәткәләр-коймаларны төзекләндеререгә, буяуларын яңартырга кирәк булачак. Шулай ук табигатьне саклау чаралары күрелер, агачлар утыртылыр. Язгы кояш кардан арындырган урыннарда инде хәйран гына чүп-чар "ялтырап" ята. Шуңа районда чүп-калдыкларны җыеп алу буенча беренче...

Районыбызда да бу чорда учреждение-предприятиеләр мәйданнарын, урамнарны, йортлар тирәләрен, юл кырыйларын чистарту-җыештыру буенча күп эшләр башкару күздә тотыла. Рәшәткәләр-коймаларны төзекләндеререгә, буяуларын яңартырга кирәк булачак. Шулай ук табигатьне саклау чаралары күрелер, агачлар утыртылыр.

Язгы кояш кардан арындырган урыннарда инде хәйран гына чүп-чар "ялтырап" ята. Шуңа районда чүп-калдыкларны җыеп алу буенча беренче өмәләр бу атнада ук оештырыла. Һәр хезмәт коллективы үзләренә беркетелгән территорияләрдә өмәләр оештырып, җыештыру эшләрен башласын иде.

Районда чисталык икеайлыгын үткәрү буенча комиссия булдырылды. Ул икеайлык барышын җитди контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев