Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 1 апрель 2014 яңалыклары

    • 1 апрель 2014 - 12:54
      3 апрельдә “Алинә” универсаль спорт залында билбау көрәше ярышлар була
      3 апрельдә "Алинә" универсаль спорт залында билбау көрәше буенча мәктәп укучылары арасында районара ярышлар була. Бәйге сәгать 10 да башлана. Яшь көрәшчеләр һәм җанатарлар, ярышларга рәхим итегез.
      587
      0
      0
    • 1 апрель 2014 - 11:47
      Иске Камка авылында йрпттан-йортка йөреп ялган пычкы сатканнар
      Алучыларга бик нык үкенергә туры килгән. Бензин белән эшли торган әлеге пычкы карап торышка өр-яңа. Сатучы аны чит илдә эшләнгән дип тәкърарлый. Сатыла торган товарга кулларында документлары да бар. Шунда ук пычкыны кабызып эшләтеп тә күрсәтәләр. Мондый пычкылар кибетләрдә ике тапкыр кыйммәтрәк, дип халыкны кыстыйлар. Авылда берәүләргә аны 5 мең...
      702
      0
      0
    • 1 апрель 2014 - 10:08
      Яңа елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә түләү бәяләре сизелерлек артты
      Яңа елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә түләү бәяләре сизелерлек артты. Моны ата-аналар төрлечә кабул итте. Алдан ук аңлаткач, өстәмә компенсация түләнәсен, элеккегеләренең дә сакланасын белгәч бакчага йөрүче нәни әлкилеләрнең әти-әниләре ризасызлык белдереп тавышланмады анысы. Менә елның өч ае үтеп тә китте. Бакча түләүләренә кагылышлы хәлләр ничегрәк соң? Гаиләләр компенсация аламы? Район мәгариф...
      458
      0
      0
    • 1 апрель 2014 - 09:28
      Район мәдәният йорты хезмәткәрләре спектакль куйдылар
      Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа Чаллы клубында Наил Гаитбаевның "Әстәгъфирулла" комедиясен күрсәттеләр. Авыл халкы әлеге тамашаны бик яратып калды.
      526
      0
      0
    • 1 апрель 2014 - 06:15
      Икенче балаларын тапкан әниләргә гаилә капиталы сертификаты тапшырылды (+ 7ФОТО)
      Пенсия фонды белгечләре бу вакыйга әниләрнең хәтерендә уелып калсын, дип тырышканнар: бер бүлмәне төрле төстәге шарлар белән бизәгәннәр, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре әзерләгәннәр. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфия Дәүләтшина әниләрне - Сафина Ольганы, Нуруллина Гөлчәчәкне, Сәмигуллина Венераны олы балалары - улларына (барысының да беренче балалары малайлар икән бит!) иптәшкә эне-сеңел алып...
      573
      0
      0
    • 1 апрель 2014 - 06:07
      Басуларны ашлауда дәүләт ярдәм күрсәтә
      Басуларны ашлауга районыбызга республикадан 21,4 миллион сум, Россия Федерациясе бюджетыннын 19,87 миллион сум субсидия бирелде. Әлеге акчага хуҗалыкларга һәм фермерларга минераль ашламалар кайтарыла. Бу эш инде төгәлләнеп килә.
      684
      0
      0
    • 1 апрель 2014 - 05:10
      Яңа туган балалар хисабына әлкилеләр җиде кешегә артты
      Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай, дүрт кыз дөньяга килде. Түбән Колчурино авылыннан Оксана Смирнова һәм Юлия Новикова, Иске Салманнан Гөлфия Насыйбуллина дүртенче балаларын таптылар. фото caucasianpolitics.ru сайтыннан
      676
      0
      0
    Реклама