Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Икенче балаларын тапкан әниләргә гаилә капиталы сертификаты тапшырылды (+ 7ФОТО)

    Пенсия фонды белгечләре бу вакыйга әниләрнең хәтерендә уелып калсын, дип тырышканнар: бер бүлмәне төрле төстәге шарлар белән бизәгәннәр, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре әзерләгәннәр. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфия Дәүләтшина әниләрне - Сафина Ольганы, Нуруллина Гөлчәчәкне, Сәмигуллина Венераны олы балалары - улларына (барысының да беренче балалары малайлар икән бит!) иптәшкә эне-сеңел алып...

    Пенсия фонды белгечләре бу вакыйга әниләрнең хәтерендә уелып калсын, дип тырышканнар: бер бүлмәне төрле төстәге шарлар белән бизәгәннәр, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре әзерләгәннәр.

    Пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфия Дәүләтшина әниләрне - Сафина Ольганы, Нуруллина Гөлчәчәкне, Сәмигуллина Венераны олы балалары - улларына (барысының да беренче балалары малайлар икән бит!) иптәшкә эне-сеңел алып кайтулары белән тәбрикләде, абыйга әйләнгән малайларны уенчык машиналар биреп сөендерде.

    -2006 елның декабрендә гаиләле балаларга ярдәм итү хакында закон кабул ителгән иде. Ул вакытта ана (гаилә) капиталының күләме 250 мең сум булып, ел саен индексацияләү нәтиҗәсендә бүген 429 мең сумга артты. Шушы вакыт эчендә районда 868 гаилә сертификатка ия булды, аларның 80 проценты әлеге акчалардан тулысынча яисә өлешләп файдаланды инде,-диде Әлфия Фаиз кызы, әниләргә сертификатларны тапшырып.

    Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Сафина әниләргә ике бала белән генә тукталып калмагыз, дип киңәш бирде һәм үз бүләкләрен - кирәкле мәгълүматлар тупланган брошюралар, сувенирлар таратты.

    -Рәхмәт сезгә, сертификатны рәсмиләштерү бик ансат булды, белгечләр барысын да аңлатып бирделәр,-дип әниләр исеменнән Пенсия фондына рәхмәт әйтте Ольга Сафина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: