14 апрель 2014 яңалыклары
-
14 апрель 2014 - 16:4718 апрельдә Балалар иҗаты йортында район советы сессиясе була18 апрельдә Балалар иҗаты йортында муниципаль район советының 31 нче утырышы булачак. Утырышка вәкаләтле орган депутатлары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җәмәгатьчелек, руханилар һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана. фото evrazesnews.ru сатыннан
-
14 апрель 2014 - 13:45Өч бәби дөньяга килдеРайон үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике кыз һәм бер малай дөньяга килде. фото gmgyvxv.sosblogs.com сайтыннан
-
14 апрель 2014 - 12:09Тәртип сөйгәнне һәркем хөрмәт итәЯз бер башланып киттеме, үткәнен сизми дә каласың. Әле генә урамнарда калын кар ята иде, инде ул эреп тә беткән, кай арада җәяүле сукмаклары да төшеп өлгергән. Күңелле, рәхәт, кыш буе ялкауланган тән-әгъзалар эш сорый. Ә эшнең очы-кырые юк. Урам-тыкрыкларда сукмак төшеп кенә калмый, кар астыннан никадәр чүп-чар чыга. Җыештыру-чистарыну...
-
14 апрель 2014 - 11:28Район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы Фердинат Мәхмүтов республика Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде"Хөрмәтле Фердинат Мансурович! Татарстан Хөкүмәте исеменнән Сезгә күпьеллык намуслы хезмәтегез һәм республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең хезмәт эшчәнлеге үзегез сайлаган эшкә - ветеринария һәм фитосанитария иминлеген тәэмин итүгә, Татарстанның азык-төлек хәвефсезлеген ныгытуга - фидакарь хезмәт итү үрнәге булып тора. Хезмәтегез белән бәйле мәсьәләләрне...