21 апрель 2014 яңалыклары
-
21 апрель 2014 - 15:51Иске Чаллы урта мәктәбе укытучысы Ленар Нигъмәтҗанов, “Ел укытучысы – 2014” республика бәйгесендә беренче унлыкка кердеИске Чаллы урта мәктәбенең биология укытучысы Ленар Нигъмәтҗанов, "Ел укытучысы - 2014" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, беренче унлыкка керде. Ленар "Милли традицияләрне саклаган өчен" номинациясендә диплом белән бүләкләнде һәм 10 мең сумлык сертификатка ия булды. фото www.shaonline.ru сайтыннан
-
21 апрель 2014 - 12:45Әлки районы хуҗалыклары чәчүгә кереште"Көньяк Әлки" филиалының "Борискино", "Юхмачы" отрядлары бүген арпа, катнаш культураларны чәчүгә кереште. Быел 50 мең гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Һава шартлары чәчү эшләре өчен уңай. Ягулык җитәрлек, техника төзек. Авыл хезмәтчәннәре чәчү эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгарга исәп тоталар.
-
21 апрель 2014 - 11:06Янгын сүндерү техникасы авыл җирендә чакыру булган урынга 20 минут эчендә килеп җитәргә тиешМоның өчен техникага янгын урынына тоткарлыксыз барып җитүне тәэмин итү зарур. Кайвакытта янгын сүндерү машиналары торак йортларга килү юлларында төрле киртәләргә юлыга. Ә моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе бик ихтимал. Еш кына тиеш булмаган урынга куелган автомобильләр янгын техникасына кирәкле урынга барып җитүдә кыенлык тудыра. Оешма-предприятиеләр, ТСЖ җитәкчеләре елның теләсә кайсы...
-
21 апрель 2014 - 09:25ДОСААФ җирле оешмасы “Яшь йөртүче -2014” район бәйгесе уздырды (+ФОТО)ДОСААФ җирле оешмасы мәктәпләрдәге сигез автокласста белем алучы 10-11 сыйныфлар укучылары арасында "Яшь йөртүче -2014" район бәйгесе уздырды. Биредә 30 егет һәм кыз көч сынашты. Автоклассларда шөгыльләнүчеләр теорияне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз мәктәпләрендә, заманча җиһаздандырылган сыйныфларда, ә машина йөртү күнекмәләренә ДОСААФның автодромында өйрәнәләр. Район үзәгеннән читтә урнашкан мәктәпләргә оешма үзенең...
-
21 апрель 2014 - 07:39Районда кагыйдә бозучылар булып тораУзган атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 93 очрагы теркәлгән. Штрафларын вакытында түләмәгән 4 кеше җаваплылыкка тартылды.