Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын сүндерү техникасы авыл җирендә чакыру булган урынга 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш

Моның өчен техникага янгын урынына тоткарлыксыз барып җитүне тәэмин итү зарур. Кайвакытта янгын сүндерү машиналары торак йортларга килү юлларында төрле киртәләргә юлыга. Ә моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе бик ихтимал. Еш кына тиеш булмаган урынга куелган автомобильләр янгын техникасына кирәкле урынга барып җитүдә кыенлык тудыра. Оешма-предприятиеләр, ТСЖ җитәкчеләре елның теләсә кайсы...

Моның өчен техникага янгын урынына тоткарлыксыз барып җитүне тәэмин итү зарур.

Кайвакытта янгын сүндерү машиналары торак йортларга килү юлларында төрле киртәләргә юлыга. Ә моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе бик ихтимал. Еш кына тиеш булмаган урынга куелган автомобильләр янгын техникасына кирәкле урынга барып җитүдә кыенлык тудыра. Оешма-предприятиеләр, ТСЖ җитәкчеләре елның теләсә кайсы вакытында биналарга, корылмаларга, тышкы янгын баскычларына һәм янгын гидрантларына юлларны тоткарлыксыз барып җитәрлек төзек тотарга бурычлылар. Юлларны ябу белән бәйле ремонт яисә төзелеш эшләре үткәрелсә, оешма җитәкчесе әлеге эшләрнең сроклары хакында янгын сагы бүлегенә хәбәр итәргә һәм ремонтланучы юлны әйләнеп узу билгеләрен урнаштырырга тиеш. Район янгын сагы бүлеге белдерүенчә, янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозып, биналарга килү юлларын каплаган өчен аерым кешеләргә 1500 дән 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 7 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затларга 120 меңнән 150 меңгә кадәр штраф салу каралган.

фото everestcorp.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев