Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 21 апрель 2014 яңалыклары

    • 21 апрель 2014 - 15:51
      Иске Чаллы урта мәктәбе укытучысы Ленар Нигъмәтҗанов, “Ел укытучысы – 2014” республика бәйгесендә беренче унлыкка керде
      Иске Чаллы урта мәктәбенең биология укытучысы Ленар Нигъмәтҗанов, "Ел укытучысы - 2014" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, беренче унлыкка керде. Ленар "Милли традицияләрне саклаган өчен" номинациясендә диплом белән бүләкләнде һәм 10 мең сумлык сертификатка ия булды. фото www.shaonline.ru сайтыннан
      529
      0
      0
    • 21 апрель 2014 - 12:45
      Әлки районы хуҗалыклары чәчүгә кереште
      "Көньяк Әлки" филиалының "Борискино", "Юхмачы" отрядлары бүген арпа, катнаш культураларны чәчүгә кереште. Быел 50 мең гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Һава шартлары чәчү эшләре өчен уңай. Ягулык җитәрлек, техника төзек. Авыл хезмәтчәннәре чәчү эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгарга исәп тоталар.
      481
      0
      0
    • 21 апрель 2014 - 11:06
      Янгын сүндерү техникасы авыл җирендә чакыру булган урынга 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш
      Моның өчен техникага янгын урынына тоткарлыксыз барып җитүне тәэмин итү зарур. Кайвакытта янгын сүндерү машиналары торак йортларга килү юлларында төрле киртәләргә юлыга. Ә моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе бик ихтимал. Еш кына тиеш булмаган урынга куелган автомобильләр янгын техникасына кирәкле урынга барып җитүдә кыенлык тудыра. Оешма-предприятиеләр, ТСЖ җитәкчеләре елның теләсә кайсы...
      597
      0
      0
    • 21 апрель 2014 - 09:25
      ДОСААФ җирле оешмасы “Яшь йөртүче -2014” район бәйгесе уздырды (+ФОТО)
      ДОСААФ җирле оешмасы мәктәпләрдәге сигез автокласста белем алучы 10-11 сыйныфлар укучылары арасында "Яшь йөртүче -2014" район бәйгесе уздырды. Биредә 30 егет һәм кыз көч сынашты. Автоклассларда шөгыльләнүчеләр теорияне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз мәктәпләрендә, заманча җиһаздандырылган сыйныфларда, ә машина йөртү күнекмәләренә ДОСААФның автодромында өйрәнәләр. Район үзәгеннән читтә урнашкан мәктәпләргә оешма үзенең...
      432
      0
      0
    • 21 апрель 2014 - 07:39
      Районда кагыйдә бозучылар булып тора
      Узган атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 93 очрагы теркәлгән. Штрафларын вакытында түләмәгән 4 кеше җаваплылыкка тартылды.
      419
      0
      0
    Реклама