Иске Салман мәктәбе укучылары янына авыл китапханәчесе Гөлнур Гарипова килеп, батырлык дәресе үткәргән.
Ул балаларга «батырлык» сүзенең мәгънәсен аңлаткан, Бөек Ватан сугышында халкыбызның нинди тиңдәшсез батырлыклар күрсәтүе турында сөйләгән. Китапханәче авыл китапханәсендә булган «Батырлар китабы», «Гази Зарипов, Григорий Булатов - батыр байрак йөртүчеләр» дигән китаплар белән таныштырган, якташларыбыз Советлар Союзы...