Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Җиңү көне – бөтен халык шатлыгы

Бу изге көнне һәркем үзенчә билгеләп үтә. Иртәдән Базарлы Матактагы Азат итүче солдат һәйкәле янында, авылларда обелисклар тирәсендә тантаналы митинглар үтәчәк. Соңыннан сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм чәенә чакырачаклар. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Җиңү бәйрәменә концерт программалары әзерлиләр. 9 Майда үтәчәк чаралар арасында оешма-учреждениеләр катнашында парад, Җиңү аллеясындагы Советлар...

Бу изге көнне һәркем үзенчә билгеләп үтә. Иртәдән Базарлы Матактагы Азат итүче солдат һәйкәле янында, авылларда обелисклар тирәсендә тантаналы митинглар үтәчәк.
Соңыннан сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм чәенә чакырачаклар. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Җиңү бәйрәменә концерт программалары әзерлиләр.
9 Майда үтәчәк чаралар арасында оешма-учреждениеләр катнашында парад, Җиңү аллеясындагы Советлар Союзы геройлары истәлегенә урнаштырылган мемориаль такталарга чәчәкләр кую, район җитәкчеләренең ветераннар белән очрашуы һ.б. бар.
Бәйрәм алды көннәре дә хөрмәтле ветераннарыбызның исендә калыр, чөнки аларны мәктәпләрдә үтә торган Батырлык дәресләренә, элек эшләгән коллективларына очрашуларга чакырачаклар. Район башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләр дә ветераннарыбызны сөендерер.
8 майда район үзәгендәге Азат итүче сугышчы һәйкәле каршындагы мәйданда җиңел атлетика кроссы үткәреләчәк. Анда авыл яшьләре катнаша.
Бәйрәм алды көннәрендә, шимбә һәм якшәмбедән кала, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Мондый ярдәмне кирәксенүчеләр район советының юридик бүлегенә 20-0-51 телефоны белән шылтыратып алдан язылырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев