15 май 2014 яңалыклары
-
15 май 2014 - 12:06“Ышаныч телефоны”на шылтырата аласызБалаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук үсмерләргә һәм әти-әниләргә хокукый күнекмәләр бирү максатында 17 майда "Полиция балачак сагында" гомумроссия акциясе үткәрелә. Бу көнне 10 нан 16 сәгатькә кадәр 8(843)2912550 ышаныч телефоны эшләячәк. Әлеге номерга шылтырату бушлай һәм аноним. фото adygi.ru сайтыннан
-
15 май 2014 - 09:43Соңгы культуралар чәчү төгәлләнеп киләРайоныбыз игенчеләре 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культураларын чәчтеләр. Тагын 9 мең гектарга якын басуда чәчү эшләре башкарасы калды. "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары бөртекле культуралар чәчүне төгәлләделәр. Хәзер биредә көнбагыш һәм терлек азыгы өчен кукуруз, рапс чәчү бара. "Кызыл Шәрык-Агро" басуларында бик куәтле булып күтәрелгән чүп үләннәренә каршы көрәш башланды....
-
15 май 2014 - 08:48Татар хатын-кызларының икенче Бөтендөнья форумында районыбыз вәкиле Лилия Әһлиуллина катнашаФорум 15-17 май көннәрендә Казанда уза. Татарстан районнары вәкилләреннән тыш, анда Россиянең татарлар яши торган төбәкләреннән һәм 19 чит илдән делегатлар җыелган. Район хатын-кызларының "Ак калфак" җирле оешмасы җитәкчесе, Н.Дәүли исемендәге гимназиянең татар теле укытучысы Лилия Әһлиуллина - форум делегатларының берсе.
-
15 май 2014 - 06:44Православие кыйммәтләрен саклау турында сөйләштеләр13 майда Казанда үткән православныйлар җәмәгатьчелеге җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, протоиерей Андрей Зиньков, Түбән Колчуринодан игумен Моисей Кайтуров, Түбән Кәчидән иеромонах Исидор Логинов, Хузангайдан рухани Андрей Матвеев катнашты. Җыенда республикабызда дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, православие традицияләрен ныгыту,...