Каршымдагы телефон чылтырады. Бик нык дулкынланган хатын-кыз тавышын ишеттем.
-Сеңелем, минем берәр журналист белән сөйләшәсем килә. Бу арада телевизордан Кырымны күрсәтәләр. Бөтен тынычлыгым югалды, күңелем актарыла… Истәлекләремне кемгәдер сөйлисем килә… Аңласагыз иде, бик авыр миңа…-дип ашыга-ашыга тезеп китте трубкадагы берәү.
Аптырап калдым - кемгәдер миннән ниндидер ярдәм кирәк, ә мин...