Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Истәлекләремне кемгәдер сөйлисем килә…(ФОТО)

    Каршымдагы телефон чылтырады. Бик нык дулкынланган хатын-кыз тавышын ишеттем. -Сеңелем, минем берәр журналист белән сөйләшәсем килә. Бу арада телевизордан Кырымны күрсәтәләр. Бөтен тынычлыгым югалды, күңелем актарыла… Истәлекләремне кемгәдер сөйлисем килә… Аңласагыз иде, бик авыр миңа…-дип ашыга-ашыга тезеп китте трубкадагы берәү. Аптырап калдым - кемгәдер миннән ниндидер ярдәм кирәк, ә мин...

    Каршымдагы телефон чылтырады. Бик нык дулкынланган хатын-кыз тавышын ишеттем.
    -Сеңелем, минем берәр журналист белән сөйләшәсем килә. Бу арада телевизордан Кырымны күрсәтәләр. Бөтен тынычлыгым югалды, күңелем актарыла… Истәлекләремне кемгәдер сөйлисем килә… Аңласагыз иде, бик авыр миңа…-дип ашыга-ашыга тезеп китте трубкадагы берәү.
    Аптырап калдым - кемгәдер миннән ниндидер ярдәм кирәк, ә мин әле хәлне аңламыйм…
    -Апа, әйдәгез башта танышыйк! Кем сез, исемегез ничек-диюдән башка сүз тапмадым.
    -Азия исемле мин, Базарлы Матакта яшим. Бөтен нәрсәм җитеш, өем дә яхшы… Мине тыңларлык, аңларлык кеше генә кирәк. Сөйлисе сүзләрем күп,-диде ул.
    Сөйләшеп киттек. Телефон белән генә чикләнмәдек, очрашып, кара-каршы утырып та әңгәмә кордык. Шулай итеп Азия Шәйхетдинова-Вәлиуллинадан һич көтелмәгән кызыклы тарих ишеттем. Аның гаиләсе тарихы. Шул ук вакытта районыбыз, илебез тарихы да…
    Иске Чаллыдан - Кырымга
    -1948-49 елларда безнең районнан бик күп ир-егетләрне Кырымга, Севастополь шәһәрен сугыш җимерекләреннән торгызырга җибәрделәр. Бу хәрби комиссариат аша эшләнде. Безнең абыебыз Шәйхетдинов Гариф та эләкте әлеге чакырылышка. "Трудармия" диделәр. Барып җитеп эшли башлагач, аларга гаиләләрен үз яннарына алырга рөхсәт иттеләр. Һәм абый әти белән әнине һәм безне (дүрт сеңелесен) Кырымга чакырды. Иске Чаллыда бик авыр, хәерче яши идек, җыенып чыгып киттек.
    Безне поезддан төшкән җиребезгә хәрбиләр каршы алды, зур әрҗәле машина белән… Әйберләре күптер, дип уйлаганнар алар. Ә безнең кулларда иске мендәр дә бер чемодан,-дип сөйләп китте Азия апа.
    Татарстаннан килгән гаиләне барак кебек бер бинага урнаштыралар, карават-шкафлар, башка кирәк-яракны бирәләр. Бу 8 нче март көне була. Яланаяк диярлек килгән кызларны кибеткә алып барып, брезент туфлиләр, оеклар алып бирәләр. Шулай итеп, Шәйхетдиновлар Севастопольдә яши башлый. Дөрес, барысы да түгел - әтиләре хөкемгә тартылган булганлыктан, аны ябык шәһәргә кертмиләр, ул Бакчасарайга китеп, төзелешкә эшкә урнаша. Әмма гаилә таралмый-югалмый - атна саен әтиләре янына барып, күрешеп яшиләр.
    -Безнең районнан килүчеләр күп булып, без бик дус, туганнарча яшәдек. Абый һәм аның иптәшләре Севастопольне торгызуда ял белми эшләделәр,-дип дәвам итте хикәясен Азия апа.
    Әйе, гаять авыр эшләр башкарырга туры килә "трудармиячеләргә": дошман җир белән тигезли язган шәһәрне яңабаштан төзү генә түгел… Севастополь өчен барган сугышларда аны саклаучылар меңәрләп һәлак була. Аларны аерым-аерым җирләү мөмкинлеге булмый, билгеле, туганнар каберенә күмәләр. Шуларны казып, киредән җирләү дә безнең егетләргә һәм аларның иптәшләренә йөкләнә.
    -Белсәгез андагы мәхшәрне!-Азия апа күз яшьләрен тыя алмый елап та җибәрде. -Тиздән миңа 80 яшь тула, күпме гомер үтте, әмма ул хәлләрне һич оныта алмыйм. Бу көннәрдә телевизордан ул якларны күрсәтәләр, Сапун - тауны, шәһәр урамнарын танымыйм да, күңелләрем актарыла. Миңа бит ундүрт яшь кенә иде Кырымга киткәндә, беренче паспортымны да анда алдым, 16 яшемдә электромонтажлау идарәсенә эшкә кердем, хезмәт кенәгәм дә шунда ачылган. Үсмер чагым, яшьлегемнең беренче еллары Кырымда үтте бит. Бик сагындыра, сезгә мөрәҗәгать итүем дә безнең белән бергә эшләгән абыйларның исәнме икәнен беләсе, шул елларны бергәләп искә төшереп утырасы, килгәннән генә.
    Булган икән ул чакырылыш
    Азия апа безнең районнан Кырымга җибәрелгән кешеләрнең исемнәрен яхшы хәтерли. Шулай да 1948-49 елларда Кырымга районнан кешеләр җибәрелдеме, андый чакырылыш чынлап та булдымы икән дип, мин хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иттем. Мобилизацияләү резервларын планлаштыру һәм исәпкә алу бүлеге начальнигы ярдәмчесе Люция Хафизова, архивларны актарып, бик кызыклы мәгълүматлар тапты. Әйе, булган икән махсус чакырылыш. Һәм күп кенә әлкилеләрне Кырымны торгызырга дип хезмәткә алганнар. Алар арасында Каргадан Гатин Хафиз, Ташбилгедән Галләмов Самат, Галәветдинов Габбас, Гатауллин Җәмил, Аитов Шамил, Иске Салманнан Гатауллин Исмәгыйль, Нуруллин Наил, Сөнгатуллин Зәйнулла, Иске Алпардан Галиев Габделхәт, Сәгъдиев Нуртдин, Бибай Чаллысыннан Гаязов Хөснелгата, Иске Чаллыдан Гомәров Вакыйф, Мәүләшәдән Билалов Нуртдин, Яңа Чаллыдан Ногманов Зиннәт, Сәлахов Разак, Хафизов Гомәр һәм башкалар булган. Болар - 1927-28 нче елларда туган ир-егетләр, мөгаен, инде күбесе вафаттыр да. Кайберләрен Севастопольдәге ФЗӨ гә укырга дип җибәргәннәр. Әмма аларны җылы диңгез буенда авыр хезмәт көткән.
    -Эштән бик арып кайта иделәр алар. Барак зур, күп кеше яши. Әни кабартма, пәрәмәч пешереп куядыр иде. Вакыйф абый, Каргадан Тәхау абый, Карамалыдан Зиннәт абый эштән кайтышлый чәйләп чыга иделәр. Дус яшәдек, бертуганнар кебек булдык,-дип сөйли Азия апа.
    -Ә җирле халык сезгә нинди мөнәсәбәттә булды?
    -Әйбәт яшәдек. Анда гел урыслар, украиннар гына, Кырым татарларын илләреннән бит мәҗбүри озатканнар. Без татарлар дигәч, башта бераз аптырап та карыйлар иде, тора-бара кем икәнлегебезне, Татарстаннан ярдәм итәргә килүебезне аңладылар,-ди әңгәмәдәшем.
    -Шундый җәннәткә тиң җирдән ник китәргә булдыгыз соң?
    -Әти шулай карар итте. Монда бер татар юк, кызлар үсеп җитәр дә урыска кияүгә чыгар дип, гаиләбезне кабат кузгатып, Үзбәкстанга алып китте. Анысы инде, кем әйтмешли, бөтенләй башка кыйсса,-дип куйды Азия апа.
    … Менә шундый көтелмәгән очрашу. Ул катлаулы тарихлы ерак Кырымны безнең район белән, әллә никадәр әлкилеләрнең язмышы белән бәйләнешен ачты да салды. Инде менә Кырымга янә безнең ярдәм кирәк, ә Татарстан татар ханнарының тәхет шәһәре булган Бакчасарайга булышачак. Тарих кабатлана, димәк…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    • {mp3}2639{/mp3}
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: