Югары Әлморза балалар бакчасына Хәйруллинның Хәйрия фондыннан зур бүләк алып килгәннәр - нәниләргә уенчыклар бүләк иткәннәр.
Малайлар күбрәк уенчык машиналарга, конструкторларга сөенсә, кызлар курчакларны сайлаша-бүлешә башлаганнар. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне алдыннан шундый бүләкләргә нәниләр бик сөенгәннәр, билгеле.