3 июнь 2014 яңалыклары
-
3 июнь 2014 - 13:06Чиябаш авылы сулы булачакфото old.kp40.ru/index.php сайтыннан Газетабызның 28 май санында Роза Мөхәммәтшинаның Чиябаш авылы халкы исеменнән язылган "Суга тилмерәбез" дигән хаты басылып чыккан иде. Газетада әлеге язма дөнья күргәннән соң Чиябаш авыл җирлеге башкарма комитеты һәм "Әлки коммуналь челтәрләре" предприятиесе су мәсьәләсен хәл итүгә җитди алынганнар. Бүген авыл башында элекке терлекчелек биналары янындагы...
-
3 июнь 2014 - 11:56Эшмәкәрләр игътибарынафото glodealer.com сайтыннан Сабантуй җирендә сәүдә урыннарын бүлү 4-5 июньдә 15 сәгатьтә була. Ә Сабантуй территориясенә килеп урнашу 6 июньдә 14.00 сәгатьтән 7 июньдә 7.00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Район башкарма комитетының төбәк үсеше бүлеге.
-
3 июнь 2014 - 11:46Эссе сугудан сакланыгызИнде айга якын безнең якларда коры һәм эссе һава саклана. Синоптиклар әйтүенчә, һава температурасы нормадан 5-10 градуска югары. Кызу һава кешеләр өчен шактый уңайсызлыклар тудыра. Аномаль эсселек төрле чирләрнең кискенләшүенә китерергә, хәтта үлемгә сәбәп булырга мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм...
-
3 июнь 2014 - 08:50Бүген урманнарда янгын чыгу куркынычы зурфото top.rbc.ru сайтыннан Май аеннан бирле корылык һәм нык эсселек саклана. Урманнарда янгын чыгу куркынычы иң югары дәрәҗәгә җитте. Шуның белән бәйле рәвештә 15 июньгә кадәр халыкның урманнарга керүе чикләнә. Шулай ук кырларда коры камылны, авылларда кипкән үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Урман буйларын һәм чүплекләр тирәләрен сөреп чыгу зарур....
-
3 июнь 2014 - 08:06Унберенчеләр җитди сынау тотафото inkwhichedinky.blogspot.ru сайтыннан Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен бүген урак өсте - бердәм дәүләт имтиханнары бара. Районда БДИны унбер сыйныфны тәмамлаучы 111 егет һәм кыз тапшыра. Чит телләр, физика кебек фәннәрне сайлаган укучылар дәүләт имтиханнарын бирделәр инде. Рус әдәбиятыннан бер бала имтиханны Чистайда тапшырды. Татар теле һәм әдәбиятыннан быел районда дәүләт...