Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Унберенчеләр җитди сынау тота

фото inkwhichedinky.blogspot.ru сайтыннан Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен бүген урак өсте - бердәм дәүләт имтиханнары бара. Районда БДИны унбер сыйныфны тәмамлаучы 111 егет һәм кыз тапшыра. Чит телләр, физика кебек фәннәрне сайлаган укучылар дәүләт имтиханнарын бирделәр инде. Рус әдәбиятыннан бер бала имтиханны Чистайда тапшырды. Татар теле һәм әдәбиятыннан быел районда дәүләт...

фото inkwhichedinky.blogspot.ru сайтыннан

Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен бүген урак өсте - бердәм дәүләт имтиханнары бара.

Районда БДИны унбер сыйныфны тәмамлаучы 111 егет һәм кыз тапшыра. Чит телләр, физика кебек фәннәрне сайлаган укучылар дәүләт имтиханнарын бирделәр инде. Рус әдәбиятыннан бер бала имтиханны Чистайда тапшырды. Татар теле һәм әдәбиятыннан быел районда дәүләт имтиханы тапшыручылар юк. 29 майда һәр укучы өчен мәҗбүри булган рус теленнән сынау үткәрелде. Мәгариф идарәсе белгечләре әйтүенчә, имтиханнарда җитди кагыйдә бозу очраклары теркәлмәгән. Быел бердәм дәүләт имтиханнары аеруча кырыс шартларда үтә. Анда федераль һәм республика күзәтчеләре катнаша, имтиханнар видеокүзәтү астында бара. Сынау аудиториясенә керүче балалар металл эзләгеч җайланма аша уза. Иртәгә унберенчеләр мәҗбүри фәннәрнең икенчесе - математика буенча имтихан тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев