Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 9 июнь 2014 яңалыклары

    • 9 июнь 2014 - 14:38
      Социаль хезмәткәрләр бүләкләнде
      фото amurpress.ru сайтыннан Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле, уңышлы эшләүләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның берничә социаль хезмәткәре Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Хезмәтләре шулай югары бәяләнүчеләр - республика матди ярдәм үзәгенең 7нче бүлеге мөдире Лилия Дормидонтова, шул ук бүлекнең...
      739
      0
      0
    • 9 июнь 2014 - 13:34
      2014 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылуның соңгы ае бара
      2014 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылуның соңгы ае бара. Әлкилеләр 13284 данә газета-җурналга язылганнар. Шуның 5982се - "Әлки хәбәрләре" район газетасы. Әлегә матбугатка язылып өлгермәүчеләргә ашыга төшәргә киңәш итәбез. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр. Газета-журналларга почтальоннар аша да язылырга була.
      484
      0
      0
    • 9 июнь 2014 - 12:47
      Сабантуйның иркен мәйданында һәркем үзе теләгәнчә күңел ачты (ФОТО)
      Сабантуйның иркен мәйданында һәркем үзе теләгәнчә күңел ачты, чөнки мөмкинлекләр күп төрле иде. Менә трибуналардан ерак түгел балалар өчен аттракционнар, зур боҗрага киереп тарттырылган батутта кечкенәләр сикерешә (үзебез бала чакта әни күрмәгәндә энем белән караватта сикерүләребез искә төште). Янәшәдә һава тутырып ясалган биек тау. Шуннан шуып рәхәтләнде инде бала-чага! -Менә...
      436
      0
      0
    • 9 июнь 2014 - 11:21
      Түбән Кәчи авылыннан Зинаида Баканованың алтынчы баласы дөньяга аваз салды
      фото lizagubernii.ru сайтыннан Үткән атнада туган бәбиләр хисабына район халкы дүрт кешегә артты. Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм өч кыз дөньяга килде. Түбән Кәчи авылыннан Зинаида Баканованың алтынчы баласы - кызы дөньяга аваз салды. Иске Салманнан Алсу Галиеваның улы исә гаиләдә дүртенче сабый булып туды.
      586
      0
      0
    • 9 июнь 2014 - 09:16
      Үткән атнада Әлки районы юлларында 93 кагыйдә бозу теркәлде
      фото ewgk.com сайтыннан Үткән атнада район юлларында 93 кагыйдә бозу теркәлде, шуларның берсе - машина белән исерек килеш идарә итү. 3 июльдә булган авариядә 1 кеше зыян күргән. 56 кеше алданрак салынган штрафларын вакытында түләмән өчен кабат җавапка тартылган, аларның унысы - июнь аенда. Кызганычка каршы, Сабантуй берничә кеше өчен...
      493
      0
      0
    Реклама