16 июнь 2014 яңалыклары
-
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Балаларга өмет бүләк ит» акциясе үткәрделәр
фото altapress.ru сайтыннан Әлеге акция имин булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре социаль имин түгел дип саналган 27 гаиләнең һәркайсында булып, анда балаларның яшәү шартларынә тикшерделәр. Шулай ук бүлектә профилактик исәптә торучы 21 үсмер дә игътибар үзәгендә булды....
-
Фәрит Вәгыйзов Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
фото vodoleyforum.mybb.ru сайтыннан Агропромышленность комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Фәрит Вәгыйзов Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге югары бүләкне аңа район Сабан туенда Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин тапшырды.
-
Су һәр өйгә һәм һәрчак кирәк
Редакциянең "Кайнар линия"сенә авылыбызда су юк, урамыбызга, өебезгә су килми, дип шылтыратучылар аз түгел. Татар Борнае авылыннан бик борчылып бер хатын-кыз болай диде: -Югары очка су килеп җитми, өч урам халкы сусыз яшибез. Ә бит мәсьәләне хәл итәргә дип бездән 300әр сум акча җыйдылар, ай саен шулай ук су өчен...
-
“Әфганстаннан Чечняга кадәр” ансамбле Дзержинск шәһәрендә үткән фестивальдән диплом белән кайттылар
фото news.mail.ru сайтыннан "Әфганстаннан Чечняга кадәр" ансамбле Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә үткән "Россия калканы" хәрби-патриотик җыр фестивалендә катнашты. Егетләрнең иҗатын тыңлаучылар да, жюри әгъзалары да югары бәяләгәннәр - музыкантларыбызга диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылган. Ансамбльнең солисты Василий Гришаев, җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов.
-
Бер бәби туды
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килгән.
-
Абыйлы-энеле Яков һәм Даниил Яганевлар кекусинкай-каратэ буенча бик әйбәт чыгыш ясадылар
фото news.vmariel.ru сайтыннан Хурада авылыннан абыйлы-энеле Яков һәм Даниил Яганевлар кекусинкай-каратэ буенча Киров өлкәсе ачык беренчелегендә бик әйбәт чыгыш ясадылар. Әлеге спортның кумитэ төрендә Яков үз яшендәгеләр арасында беренчелекне алды. Ә Даниил өченче урынны яулады. Малайларны бәйгегә тренер Юрий Белов әзерләде.