Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Балаларга өмет бүләк ит» акциясе үткәрделәр

фото altapress.ru сайтыннан Әлеге акция имин булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре социаль имин түгел дип саналган 27 гаиләнең һәркайсында булып, анда балаларның яшәү шартларынә тикшерделәр. Шулай ук бүлектә профилактик исәптә торучы 21 үсмер дә игътибар үзәгендә булды....

фото altapress.ru сайтыннан

Әлеге акция имин булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү йөзеннән оештырылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре социаль имин түгел дип саналган 27 гаиләнең һәркайсында булып, анда балаларның яшәү шартларынә тикшерделәр. Шулай ук бүлектә профилактик исәптә торучы 21 үсмер дә игътибар үзәгендә булды. Әлеге балаларның күбесе мәктәп яны лагерьларына ял итәргә урнаштырылды. Ә кайберләренә каникуллар вакытында эшкә урнашырга ярдәм иттеләр. Тәртип сакчылары шулай ук Салмандагы социаль приютта тәрбияләнүче 15 баланы Болгарга экскурсиягә алып бардылар, андагы тарихи һәйкәлләрне күрсәттеләр, тәва кошлары асралучы фермада булдылар. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрнең үз балалары өчен исә елга буенда спорт-сәламәтләндерү уеннарын үз эченә алган ял оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев