19 июнь 2014 яңалыклары
-
Рамил Исмәгыйлев Юхмачы интернат-йортына спорт тренажеры бүләк итте
фото shop.by сайтыннан Югары Әлморза авылында туып үскән Рамил Исмәгыйлев Юхмачы интернат-йортына спорт тренажеры бүләк итте. Район Сабантуенда приют директоры Владимир Кузнецов аңа шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән булган. Якташлары исә, озакка сузмыйча, Россия көнендә интернатта яшәүчеләргә "йөгерү юлы" тренажерын, күп итеп җиләк-җимеш, тәм-томны үзе китереп киткән.
-
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында сәламәтлек бәйрәме үткәрелде
Интернатта яшәүчеләр арасында капчык киеп йөгерү, армрестлинг кебек ярышлар оештырылды. Сәләтлеләр җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Николай Майоров гармунда уйнап, бәйрәмдә катнашучыларның кәефер тагын да күтәрде. Интернат-йортның хуҗалыгын алып баручыларга бүләкләр тапшырдылар. Аннары бергәләп кайнар коймак белән чәй эчтеләр. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады, коляскада гына хәрәкәтләнүчеләр дә булдыра алганча ярышларда...
-
Базарлы матактагы «Причал» кафесы балаларны сыйлады
Милли ашлар атналыгында "Причал" кафесы (хуҗасы Гүзәлия Гатауллина) Базарлы Матакта яшәүче аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларны төшке ашка чакырып сыйлады. Пешекче Әлфинур Хафизова, кухня эшчесе Лариса Смышляева, бармен Альбина Вахитова балалар өчен тәмле ашлар әзерләделәр, администратор Гөлгенә Гайсина кунакка килгән 20 баланы кыйстый-кыстый ашатты. Кызлар-малайлар матур кафеда сыйлануларына чын күңелдән...
-
5 фән буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле
Чыгарылыш сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетерделәр: быел мәктәпне тәмамлаган 111 укучы һәм узган елларда белем алган 1 кеше мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан сынау үттеләр. Үз теләкләре белән имтиханнарны тагын 7 фәннән сайлаучылар да тынычланып калдылар. Инде 5 фән буенча имтиханнар нәтиҗәләре билгеле дә. Алар турында без район...
-
Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы 1 миллион сумлык грант отты
фото www.ebony.com сайтыннан Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасы республикада узган Мәктәпкәчә белем бирү елы нәтиҗәләре буенча 1 миллион сумлык грант отты. Ул "Иң яхшы билингиваль балалар бакчасы" республика конкурсында җиңү яулады, ягъни балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән бакча дип табылды. Республика комиссиясе "Каенкай"да балаларны ике...