Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 1 июль 2014 яңалыклары

    • 1 июль 2014 - 14:39
      Җир җиләге өлгерде
      Соңгы көннәрдә базарда чиләкләп җир җиләге сата башладылар. Быел ул болыннарда, урман буйларында бик күп булып өлгерде, иренмә, җый гына. Берәмләп җыйган җиләкләренә сатучылар бәяне төрлечә куя: биш литрлы чиләк тулы табигать бүләген 300-350 сумга, зуррак чиләкне хәтта 1000 сумга тәкъдим итәләр алар.
      477
      0
      0
    • 1 июль 2014 - 13:36
      Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ай башына барлыгы 1,5 мең тонна печән хәзерләнде
      Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ай башына барлыгы 45 мең тонна сенаж салынды, 1,5 мең тонна печән хәзерләнде. Механиазторлар, азык хәзерләүне дәвам итеп, кукуруз һәм көнбагыш басуларында рәт араларын эшкәртәләр.
      538
      0
      0
    • 1 июль 2014 - 10:27
      Әлки районы хуҗалыкларында хәзерге вакытта 24219 баш мөгезле эре терлек исәпләнә
      Район хуҗалыкларында хәзерге вакытта 24219 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларны кышлату өчен 14956 тонна азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләнгән инде. Бер баш терлеккә бүлеп исәпләгәндә 5,9 центнер дигән сүз. Сыер-үгезне исән-сау кышлату һәм мул продукция алу өчен һәр терлеккә кышына 24 центнер печән, сенаж-силос хәзерләргә кирәк.
      616
      0
      0
    • 1 июль 2014 - 09:47
      Түбән Әлкидә ветеринария участогының яңа бинасы файдалануга тапшырылды
      Түбән Әлкидә ветеринария участогының яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Ул республикада гамәлдә булган махсус программа кысаларында төзелде. Түбән Әлки ветеринария участогы 14 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Баш ветеринария табибы булып биредә 12 ел инде Шамил Садриев эшли. Ул мине яңа ветерианрия пункты белән натыштырды: -Менә бу бүлмәдә аптека урнаштырдык. Бездә терлек-туар,...
      521
      0
      0
    • 1 июль 2014 - 09:04
      Майда ук башланган “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы тәмамланды
      Аның нәтиҗәләрен наркотивларга каршы көрәш комиссиясе утырышында тикшерделәр. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова айлык дәвамында районда нинди кисәтү чаралары үткәрелүе, аңлату эшләре алып барылганлыгы турында сөйләде. Аннары эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, баш табиб Светлана Одушкина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина...
      489
      0
      0
    • 1 июль 2014 - 06:38
      Әлки муниципаль районы уставы проектын карадылар
      фото rp-statsgame.gta-ru.com сайтыннан Әлки муниципаль район советының чираттан тыш утыз өченче утырышы көн тәртибенә бер генә мәсьәлә куелган иде. Депутатлар муниципаль район Уставы проекты турында советның юридик бюлеге начальнигы Рузия Гарипова чыгышын тыңладылар һәм Устав проекты буенча карар кабул иттеләр.
      537
      0
      0
    Реклама