1 июль 2014 яңалыклары
-
1 июль 2014 - 14:39Җир җиләге өлгердеСоңгы көннәрдә базарда чиләкләп җир җиләге сата башладылар. Быел ул болыннарда, урман буйларында бик күп булып өлгерде, иренмә, җый гына. Берәмләп җыйган җиләкләренә сатучылар бәяне төрлечә куя: биш литрлы чиләк тулы табигать бүләген 300-350 сумга, зуррак чиләкне хәтта 1000 сумга тәкъдим итәләр алар.
-
1 июль 2014 - 13:36Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ай башына барлыгы 1,5 мең тонна печән хәзерләндеАвыл хуҗалыгы формированиеләрендә ай башына барлыгы 45 мең тонна сенаж салынды, 1,5 мең тонна печән хәзерләнде. Механиазторлар, азык хәзерләүне дәвам итеп, кукуруз һәм көнбагыш басуларында рәт араларын эшкәртәләр.
-
1 июль 2014 - 10:27Әлки районы хуҗалыкларында хәзерге вакытта 24219 баш мөгезле эре терлек исәпләнәРайон хуҗалыкларында хәзерге вакытта 24219 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларны кышлату өчен 14956 тонна азык берәмлеге терлек азыгы хәзерләнгән инде. Бер баш терлеккә бүлеп исәпләгәндә 5,9 центнер дигән сүз. Сыер-үгезне исән-сау кышлату һәм мул продукция алу өчен һәр терлеккә кышына 24 центнер печән, сенаж-силос хәзерләргә кирәк.
-
1 июль 2014 - 09:47Түбән Әлкидә ветеринария участогының яңа бинасы файдалануга тапшырылдыТүбән Әлкидә ветеринария участогының яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Ул республикада гамәлдә булган махсус программа кысаларында төзелде. Түбән Әлки ветеринария участогы 14 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Баш ветеринария табибы булып биредә 12 ел инде Шамил Садриев эшли. Ул мине яңа ветерианрия пункты белән натыштырды: -Менә бу бүлмәдә аптека урнаштырдык. Бездә терлек-туар,...
-
1 июль 2014 - 09:04Майда ук башланган “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы тәмамландыАның нәтиҗәләрен наркотивларга каршы көрәш комиссиясе утырышында тикшерделәр. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова айлык дәвамында районда нинди кисәтү чаралары үткәрелүе, аңлату эшләре алып барылганлыгы турында сөйләде. Аннары эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, баш табиб Светлана Одушкина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина...
-
1 июль 2014 - 06:38Әлки муниципаль районы уставы проектын карадыларфото rp-statsgame.gta-ru.com сайтыннан Әлки муниципаль район советының чираттан тыш утыз өченче утырышы көн тәртибенә бер генә мәсьәлә куелган иде. Депутатлар муниципаль район Уставы проекты турында советның юридик бюлеге начальнигы Рузия Гарипова чыгышын тыңладылар һәм Устав проекты буенча карар кабул иттеләр.