Яшь совет республикасы җитәкчеләре крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә җитди караганнар һәм барысын да вагына-төягенә чаклы уйлаган кебек булганнар. Крестьяннар күмәкләшүгә үзләре теләп кушылыр, тора-бара күмәк хуҗалыкларда кыйммәтле, әмма җитештерүчән техника барлыкка килер, дип уйлаганнар.
Мәҗбүри күмәкләшү
Әмма азык-төлек кризисы, 1927-1928 елларда булган ачлык, бай крестьяннарның икмәкне түбән бәядән сатарга теләмәүләре күмәкләшүне...