Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бибай Чаллысында күмәк хуҗалык төзелә

    Яшь совет республикасы җитәкчеләре крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә җитди караганнар һәм барысын да вагына-төягенә чаклы уйлаган кебек булганнар. Крестьяннар күмәкләшүгә үзләре теләп кушылыр, тора-бара күмәк хуҗалыкларда кыйммәтле, әмма җитештерүчән техника барлыкка килер, дип уйлаганнар. Мәҗбүри күмәкләшү Әмма азык-төлек кризисы, 1927-1928 елларда булган ачлык, бай крестьяннарның икмәкне түбән бәядән сатарга теләмәүләре күмәкләшүне...


    Яшь совет республикасы җитәкчеләре крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә җитди караганнар һәм барысын да вагына-төягенә чаклы уйлаган кебек булганнар. Крестьяннар күмәкләшүгә үзләре теләп кушылыр, тора-бара күмәк хуҗалыкларда кыйммәтле, әмма җитештерүчән техника барлыкка килер, дип уйлаганнар.

    Мәҗбүри күмәкләшү

    Әмма азык-төлек кризисы, 1927-1928 елларда булган ачлык, бай крестьяннарның икмәкне түбән бәядән сатарга теләмәүләре күмәкләшүне кичектерергә ярамаганны күрсәтә. 1928 елда хакимият кырыслык күрсәтеп, икмәкне һәм терлекчелек продуктларын крестьяннардан тартып ала.

    Өстән кушылганны урыннарда аеруча кырыслык белән үтәүчеләр дә табыла. Бибай Чаллы халкы Иске Чаллы авыл советы әгъзаларыннан һәм үз активистларыннан җәбер-золымны күп күрә. Икмәкне чәчүлек орлык та калдырмыйча тартып алалар. Ачлык кичергән халык бөртекне яшерә, терлекләрен суя.

    Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышыннан әйләнеп кайткан солдатларга ат, сыер сатып алу, өй салу өчен ссуда бирелә. Алар авырлыклар белән тормышларын җайга салалар, шул ук вакытта салым түлиләр, ссуданы кайтаралар. Бу эшчән гаиләләр урта хәллеләр рәтенә керәләр.

    Әмма авылда ялкау, эшлексез кешеләр - ярлылар да була. Үз хәлләренә алар риза: салым түләмиләр, активист булып йөриләр. Аларның хезмәт куеп үстергән икмәгенә, аты-сыерына тиюче юк…

    Авылда репрессияләр

    1929-31 елларда күмәк хуҗалыклар аяусыз репрессияләр ярдәмендә төзелә. Кулга алулар, тентүләр ешая, авылда дошманлык, үтереш, әләкләшү… Дистәләгән ир-хатын төрмәләрдә утыра. Исхаков Сабитны, Сабитов Җәббарны, Сабитов Фәсәхетдинне, Гәләветдинов Гаязны, Сөнгатуллин Әһлиулланы, башка бик күпләрне өйләреннән куып чыгаралар. Әхмәтшин Нәҗип, Мияссәров Каюм, Нуруллин Ахунҗан, Вәлиулла һәм Шәйдулла Камалетдиновлар, Шиһабетдин Нуртдинов йортыннан яхшы атларны Спаска, Базарлы Матакка озаталар. Әйбәт җиһаз һәм әйберләрне авыл советы әгъзалары үзләренә ала.

    Сыерларны, савыт-саба, урын-җир әйберләрен, кием-салымны, тартып алынган икмәкнең бер өлешен ярлыларга тараталар. Мортазин Кадермәтнең самоварын, аш казанын алып китәләр. Аннары Мәрхүпҗамал әби авылда кемнәндер ямаулы казан табып ала, самоварны Казандагы туганнары алып кайта.

    1929-30 елларда күп кенә гаиләләр авылдан качып китә - Урта Азиягә, Донбасска, Мари авылларына, Татарстанның башка районнарына күченә.

    1931 елда, үзләрен кумыйча хатыны Хәйриҗан һәм 8 баласы белән Сабитов Җәббарның (аның тегермәне, башак суктыру җайланмасы була), хатыны Җария һәм 5 баласы белән Фәйзуллин Харисның йортларын һәм милкен тартып алалар. Ә 1936 елда авылдан ук куалар (алар турында бернинди мәгълүматлар юк). Куылган крестьяннарны колхозга кабул итмиләр, җир кишәрлекләрен тартып алалар, сайлау хокукыннан, кредитлардан мәхрүм итәләр, терлекләрен көтүдә йөртмиләр. Бу гаиләләрнең тормышы бик авыр, аяныч була!

    1931 елның 17 июлендә Әлки РИКы 1909 елгы Камалетдинов Сафиулла Вәлиулла улы гаиләсен авылдан сөрә. "Репрессияләр корбаннары" дигән китапта аларның кая озатылуы турында язма юк.

    1931 елның 4 июлендә башта Чиләбе, аннары Свердловск өлкәсенә Хәйбуллин Гариф (1906 елгы) гаиләсе сөрелә. "Репрессияләр корбаннары" китабында аның 1932, 1934, 1939 елларда туган балалары телгә алына. Димәк, сугышка кадәр әлеге гаилә исән була әле.

    Ике елда йөздән артык йорттан терлек һәм өй кирәк-яракларын алып чыгалар, кешеләрне бернәрсәсез калдыралар. Әмма халык каршы чыгарга курка - төрмәгә утырталар. Туган туганга төнлә генә йөри, шыпырт кына сөйләшә, тәрәзәләргә кара шәлләр эленә. Активистлар, шикаятьчеләр тәрәзә төбендә тыңлап, күзәтеп утыралар, аннары "органнарга" хәбәр итәләр. Ә көндез еш кына җыелыш була. Анда бер генә мәсьәлә - колхоз оештыру.

    Мәктәп бинасында авыл советы рәисе Сәгыйров, НКВД әгъзалары, райком вәкилләре һәркем белән аерым сөйләшә, колхозга керергә үгетли.

    Шундый бер әңгәмәдән кайтып, Кадермәт гаиләсенә болай ди: "Барыгыз, гариза языгыз, мин инде колхозчы". Шулай итеп, әтиләре белән колхозга 6 яшьлек Зәмзәмия, 3 яшьлек Җәүдәт, яңа туган Җәмил дә керә.

    Артельдән -

    колхозга

    1929 елның 15 октябреннән бирле гамәлдә булган "Кызыл Актай" авыл хуҗалыгы артеле (анда 32 ярлы, 5 урта хәлле крестьян була) колхозга әйләнә. Колхозда эшләү тәҗрибәләре булмаса да, ярлылар Исхаков Ибәтулла, Әхмәтшин Нәҗип, Вәлиев Зариф исемле акыллы җитәкчеләр белән берлектә шактый нык коллективка оешалар һәм колхоз сәнәгатенең үзәгенә әйләнәләр.

    Коллективлаштыруда куллану, кредит һәм сату-тәэминат кооперациясе зур роль уйный. 1931 ел башында колхозчылар, кооперация һәм совет оешмалары арасында авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар, сортлы орлыклар, ашламалар сатып алу, туфрак эшкәртүне яхшыртуга, үсемлекләрне карауга һәм уңышны җыюга кагылышлы чаралар үткәрү турындагы килешүләр төзелә.

    Бу чорда колхозларны матди кызыксындыру чаралары зур роль уйный: колхоз һәм колхозчыларның атларына, сыерларына, бакчаларына 2 ел салым салынмый, өченче ел чәчелә торган бакчаларга 50 процент салым ташламасы бирелә. Колхозлар процентсыз салым ссудасы алалар, авыл хуҗалыгы машиналары сатып алу өчен күбрәк кредитлар бирелә. Колхозчыларның салым ставкалары 20-60 процентка кимрәк була. 1931 ел өчен "Кызыл Актай" колхозы 200 сум күләмендә мәҗбүри бердәм авыл хуҗалыгы салымы түли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: