16 июль 2014 яңалыклары
-
16 июль 2014 - 15:33Иске Матак клубында эшләүчеләр нәни авылдашлары өчен мәйданчык оештырганнарИске Матак клубында эшләүчеләр нәни авылдашлары өчен күңелле мәйданчык оештырганнар. Үзешчәннәр балалар белән төрле конкурс-викториналар үткәргәннәр. уеннар оештырганнар.
-
16 июль 2014 - 14:22Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре хезмәт ветераннарын шефлыкка алганнарРайон үзәк китапханәсе хезмәткәрләре хезмәт ветераннары Хәлиуллина Сөембикә, Борисова Мария Хәйруллина Гөлҗиһан апаларны шефлыкка алганнар. Китапханәчеләр ветераннар янында еш булалар, кирәкле ярдәмне күрсәтәләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Алар шулай ук әбиләрнең истәлекләрен дә язып алганнар.Ниятләре - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына махсус стенд ясау. Ветераннарыбыз якыннарының кайгыртуын тоеп бик яхшы шыртларда яшиләр....
-
16 июль 2014 - 13:08Бибай Чаллысында күмәк хуҗалык төзеләЯшь совет республикасы җитәкчеләре крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә җитди караганнар һәм барысын да вагына-төягенә чаклы уйлаган кебек булганнар. Крестьяннар күмәкләшүгә үзләре теләп кушылыр, тора-бара күмәк хуҗалыкларда кыйммәтле, әмма җитештерүчән техника барлыкка килер, дип уйлаганнар. Мәҗбүри күмәкләшү Әмма азык-төлек кризисы, 1927-1928 елларда булган ачлык, бай крестьяннарның икмәкне түбән бәядән сатарга теләмәүләре күмәкләшүне...
-
16 июль 2014 - 10:12Әлки районында тиздән тагын бер мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе ачылачакРайонда тиздән тагын бер мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе ачылып, балаларның шат тавышына күмеләчәк. Иске Матак авылында балалар бакчасы урнашачак бинада ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Билгеле, бу авылда балалар бакчасы элек тә бар иде. Әмма, дистә еллар хезмәт иткән бина инде бик нык таушалганлыктан, нәниләрне Иске Матак мәктәбенә күчерергә...
-
16 июль 2014 - 10:07Сөт бәясе ни өчен түбән"Әлки хәбәрләре" газетасының 49 нчы санында "Мул һәм арзан сөт чоры" дип аталган язма сөтнең хәзерге бәясе уртача 16 сум 30 тиен дип язылган иде. Җавап ишетәсе килә, ул сумма каян килеп чыга икән? Ни өчен җәй айларында сөт бәясе бөтенләй очсызлана, кибет киштәләрендә бер дә үзгәрми?" Яңа Чаллы авылы...
-
16 июль 2014 - 08:25Әлкилеләр аракыны азрак эчкәннәрЕл башыннан биш айда район сәүдә нокталарында 85746 литр алкогольле продукция сатылган. Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда 14,1 процентка кимегән (99822 литр сатылган булган). Бу күләмне районда яшәүчеләр санына бүлеп исәпләсәң, һәр әлкиле 4,3 литр алкогольле эчемлек кулланган дигән сүз (2013 ел белән чагыштырганда 86 процент)....
-
16 июль 2014 - 05:18Чуаш Кичүе авылыннан Рәмис Галиуллин үз хуҗалыгында 4 баш сыер асрыйЧуаш Кичүе авылында яшәүче Рәмис Галиуллин үз хуҗалыгында 4 баш сыер асрый. Агымдагы елның алты аенда 5290 килограмм сөт сатып, ул гаиләсе "янчыгына" өстәмә 74 мең сум табыш керткән.