25 июль 2014 яңалыклары
-
25 июль 2014 - 15:36Хәзер скутер белән идарә итү өчен дә махсус таныклык кирәкХәзер скутер белән идарә итү өчен дә махсус таныклыгың булу зарур. Мондый кагыйдә быелның апрель аеннан көченә керде. Биш әлкиле инде таныклыксыз идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылып, скутерларын вакытлыча йозак астына куйды. Скутер йөртү хокукына ия булу өчен махсус курсларда укып, "М" категориясе алырга кирәк. Ә "права"сыз әлеге транспортка...
-
25 июль 2014 - 13:43Әлки районы хуҗалыкларында 8224 гектарда уҗым бодае һәм борчак теземнәргә салындыРайон хуҗалыкларында 8224 гектарда уҗым бодае һәм борчак теземнәргә салынды. Урак башыннан бирле 15мең 670 тонна ашлык суктырылды. Район буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 24,4 центнер тәшкил итә. Әлеге мәгъдүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.
-
25 июль 2014 - 13:33Әлки районы оешма-учреждениеләре терлекләр өчен 38 мең 403 пар яфрак себеркесе хәзерләдеРайон оешма-учреждениеләре терлекләр өчен 38 мең 403 пар яфрак себеркесе хәзерләде. Әлеге витаминлы яшел азык кыш айларында бозаулар өчен алыштыргысыз нигъмәт булачак. Яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләү бу ай азагынача дәвам итә.
-
25 июль 2014 - 11:23Дарулармы, акчалата компенсациямефото inspiration-inbox.com сайтыннан Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга, ягъни даруларны, медицина препаратларын бушлай алырга хокукы булган кешеләр бүген үзләре өчен мөһим карарга килергә - 2015 елда социаль пакетны ни рәвешле алырга теләүләрен хәл итәргә тиешләр. Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән даруларны ташламалы рецептлар буенча бирү дәүләтебез тарафыннан гарантияләнә. Мондый ярдәмнең...
-
25 июль 2014 - 09:41“Колос” кинотеатры залында 14 үсмергә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды (ФОТО)Ундүрт яшен тутырып паспорт алу - үсмер өчен истә калырлык вакыйга. Чөнки бу юлы тормышка таба ясалган зур адым бит. "Колос" кинотеатры залында, әти-әниләре, туганнары катнашында, районның төрле авылларыннан килгән 14 үсмергә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе территориаль пункты баш белгеч-эксперты Наталья Фадеева, район башкарма комитетының...
-
25 июль 2014 - 07:14Әлки районына беренче качаклар килгән индеХалыкта кайда туган, шунда кирәге чыккан, дигән мәкаль яшәсә дә, язмышмы, тормышмы дигәндәй адәм баласын бер урында тик кенә яшәтми, ерактагы бәхет я муллык белән кызыктырып, әллә кайларга алып китә. Ә кайчак кеше тынычлык, иминлек эзләп туган җиреннән китеп барырга мәҗбүр була. Чит-ят җирләрдән безнең районга кайтып урнашучылар да бар....
-
25 июль 2014 - 04:53Ничек яшәп ятасыз. (СОРАШТЫРУ)Газетада без әнә шундый рубрика ачып җибәргән идек. Анда райондашларыбыз хәл-әхвәлләре, нинди эш-мәшәкатьләр, шатлык-борчулар белән яшәүләре хакында сөйлиләр. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк. Рафаэль Гатауллин, Алпар урта мәктәбе укытучысы: -Һәр мөселман кешесе өчен кадерле чор һәм җитди сынау вакыты булган Рамазан аенда яшибез. Ул инде азагына якынлаша. Ислам таләп-ләрен үтәүче дин...