5 август 2014 яңалыклары
-
Иске Чаллыда янгын
Үткән якшәмбедә иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Иске Чаллының Үзәк урамында урнашкан йортның түбәсе яна башлый. Ут тиз арада сүндерелә. Янгынның сәбәбе - электр чыбыкларының дөрес монтажланмавы, ди янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. фото avivudiya.com сайтыннан
-
Азат Әхмәтов мең ярым тонна бөртек суктырган
Быелгы уракта комбайнчылар ярышын "Кызыл Шәрык- Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы механизаторы Азат Әхмәтов әйдәп бара. Урак башланганнан бирле ул "Лексион" комбайны белән мең ярым тонна бөртек суктырган. "Хузангай" комбайнчысы Артем Зиньков "ACROS TORUM" кыр корабы бункерыннан 940 тонна бөртекне амбарларга озаткан.
-
Умартачылар әйтүенчә, быел бал мул
Районда 312 шәхси хуҗалыкта 3565 оя умарта асрала. Хәзер алар өчен эшнең иң кызу вакыты - бал куу чоры. Бал уңышын алу август урталарына кадәр дәвам итәчәк. Базарда 3 литрлы банка балны уртача 1200 сумга сатып алып була. Арзанрак бәягә тәкъдим итүчеләр дә бар. фото www.21food.com сайтыннан
-
Әлкилеләр йортындагы мал-туар өчен 6 мең 29 тонна чамасы печән хәзерләгән
Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, районда шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләргә кыш чыгар өчен 8 мең 109 тонна печән хәзерләү зарур. Шәхси хуҗалыкларда хәзер 2703 баш савым сыеры исәпләнә, бозаулар, сарыклар байтак. Иске Салман, Ташбилге, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә кышка иң күп печән запасы көйләнгән.
-
Базарлы Матакта төзелеп килүче Изге Троица чиркәвенә беренче гөмбәз урнаштырылды (ФОТО)
Православныйлар өчен күптән көтелгән истәлекле вакыйга булды. Базарлы Матакта төзелеп килүче Изге Троица чиркәвенә беренче гөмбәз урнаштырылды. Бу дулкынландыргыч тамашаның шаһиты булу, аны үз күзләре белән күрү өчен чиркәү янына бик күп халык җыелган иде. Әлеге гамәлнең изге Илья көненә туры килүе аның әһәмиятен тагын да көчәйткәндәй булды. Изге Троица...
-
Әлки районы басуларында 40 мең тонна бөртек суктырылган
Район басуларында 16 мең 437 гектарда бөртекле культуралар суктырып алынды. Бу бөртеклеләрнең 43 проценты дигән сүз. Урак башыннан бирле 40 мең тонна ашлык суктырылган. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 25, арыштан - 24,2, борчактан 16,5 центнер уңыш чыга. Иген басуларында бүген 82 комбайн эшли. Хуҗалыкларда көзге чәчү өчен җир әзерләү...