Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы басуларында 40 мең тонна бөртек суктырылган

    Район басуларында 16 мең 437 гектарда бөртекле культуралар суктырып алынды. Бу бөртеклеләрнең 43 проценты дигән сүз. Урак башыннан бирле 40 мең тонна ашлык суктырылган. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 25, арыштан - 24,2, борчактан 16,5 центнер уңыш чыга. Иген басуларында бүген 82 комбайн эшли. Хуҗалыкларда көзге чәчү өчен җир әзерләү...

    Район басуларында 16 мең 437 гектарда бөртекле культуралар суктырып алынды.

    Бу бөртеклеләрнең 43 проценты дигән сүз. Урак башыннан бирле 40 мең тонна ашлык суктырылган. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 25, арыштан - 24,2, борчактан 16,5 центнер уңыш чыга. Иген басуларында бүген 82 комбайн эшли. Хуҗалыкларда көзге чәчү өчен җир әзерләү эшләре дә бара. Механизаторлар туңга сөрүгә дә төште.

    Урып-җыюда безнең район республика күләмендә алдынгылар рәтендә бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: