Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 14 август 2014 яңалыклары

    • 14 август 2014 - 15:13
      28 августта Республика көнен бәйрәм итәбез
      28 августта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары оештырыла. Бәйрәмдә танылган артистлар катнашында концерт булачак, сәүдә нокталары, батутлар эшләячәк. Шулай ук районның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы, чәчәкләр, яшелчәләр бәйгесе үткәрү дә күздә тотыла. Бәйрәм чаралары 18.00 сәгатьтә башлана. фото kazantrud.ru:8090 сайтыннан
      413
      0
      0
    • 14 август 2014 - 13:03
      Бала хокуклары буенча соравыгыз булса
      19 августта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина балаларның хокукларын һәм законлы интересларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрә. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сораулары булган кешеләр 21-7-56 телефоны буенча кабул итүгә языла алалар. Кабул итү район хакимияте бинасының 2 нче катында була, сәгать 10 да башлана....
      489
      0
      0
    • 14 август 2014 - 11:00
      Түләмә чире баш калкытырга гына тора
      Район санитария-эпидемиология комиссиясендә түләмә чиреннән саклану турындагы мәсьәлә каралды. Үткән атнада республиканың Кукмара районында 49 яшьлек ир-атта түләмә чире табылган иде. Чир аңа авыру сыерны чалганда эләккән, дип хәбәр ителде. Белгечләр әйтүенчә, әлеге йогышлы чиргә каршы даими чара күрелмәсә, ул баш калкытырга гына тора. Район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышы район башлыгы...
      471
      0
      0
    • 14 август 2014 - 09:51
      Быел әлки кырларында 3 мең 20 гектарда борчак игелде
      Бүген район басу-кырларында үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен куәтле эш алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 августка бөртеклеләрнең 23 мең гектарга якынында урып-җыю эшләре башкарылган. Бу урак мәйданының 61 процентын тәшкил итә. Тулаем 54 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Быел 3 мең...
      349
      0
      0
    • 14 август 2014 - 06:16
      Коллектив белән бергә Биләрдәге “Изге чишмә” тыюлыгында булганнар
      Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр коллектив белән бергә Биләрдәге "Изге чишмә" тыюлыгында булганнар. Изге, тарихи җирләрне күрү, догалар тыңлау, корбанга чалынган сарык итеннән пешерелгән тәмле шулпа, хуш исле самовар чәе, тәм-томнар белән сыйлану өлкәннәрнең күңелен күтәргән, бу сәфәрдән алар бик канәгать булып кайтканнар. Ураза бәйрәме уңаеннан интернатка күчтәнәчләр китергән...
      418
      0
      0
    Реклама