Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Түләмә чире баш калкытырга гына тора

Район санитария-эпидемиология комиссиясендә түләмә чиреннән саклану турындагы мәсьәлә каралды. Үткән атнада республиканың Кукмара районында 49 яшьлек ир-атта түләмә чире табылган иде. Чир аңа авыру сыерны чалганда эләккән, дип хәбәр ителде. Белгечләр әйтүенчә, әлеге йогышлы чиргә каршы даими чара күрелмәсә, ул баш калкытырга гына тора. Район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышы район башлыгы...

Район санитария-эпидемиология комиссиясендә түләмә чиреннән саклану турындагы мәсьәлә каралды.

Үткән атнада республиканың Кукмара районында 49 яшьлек ир-атта түләмә чире табылган иде.

Чир аңа авыру сыерны чалганда эләккән, дип хәбәр ителде. Белгечләр әйтүенчә, әлеге йогышлы чиргә каршы даими чара күрелмәсә, ул баш калкытырга гына тора. Район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә узды. Районның баш санитар табибы Алмаз Абзалов, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рафик Галләмов, гадәттән тыш хәлләр буенча район идарәсе җитәкчесе Вячеслав Шалдымов, район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина түләмә чиренең куркынычы, аңа каршы тору хакында сөйләделәр. Фердинат Дәүләтшин авыл җирлекләре башлыклары алдына әлеге хәвефтән саклану буенча җитди чаралар күрергә кушты. Аерым алганда, читтән китерелгән терлекләрне һәм итне ветеринар белешмәсеннән башка сатарга рөхсәт ителми. Шулай ук үләт базларының тиешле таләпләргә җавап бирүен тәэмин итәргә кирәк. Түләмә чирен китереп чыгаручы чыганак туфракта 300 ел чамасы саклана ала.

фото benthat.ucoz.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев