29 август 2014 яңалыклары
-
29 август 2014 - 15:47Ел башыннан бирле Әлки районында 23 янгын очрагы теркәлдеУтта 25 корылма зарарланды яисә янып юкка чыкты. Янгыннарның барысы да торак секторында булды. Иң аянычлысы - утта бер кешенең гомере өзелде. Янгыннарның бишесе ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. 11 очракта ут чыгуга электр җиһазларын һәм көнкүрештәге электр приборларын файдалану кагыйдәләренең бозылуы сәбәп булган. Шулай ук мич...
-
29 август 2014 - 14:44Җиңел атлетика буенча мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз алты призлы урын яуладыларҖиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз алты призлы урын яуладылар. Түбән Камада узган әлеге ярышларда Әнәс Вәлиев озынлыкка сикерү буенча чемпион булды. Ул шулай ук ядрә этүдә икенче нәтиҗә күрсәтте. Илшат Фәхриев спортның әлеге төрләре буенча икенче урыннарны яулады. Фаик Камалов та 1500 метрга коляскада узышуда икенче урынга...
-
29 август 2014 - 12:42Ирекле көрәш белән шөгыльләнүче яшьләребез Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады1999-2000 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында үткән ярышларда Максим Иванов өченче урынны алды. Ә Вероника Хәйруллина, барлык көндәшләрен отып, Татарстан чемпионы булды. Ул сентябрьдә Татарстан җыелма командасы составында ПФО беренчелегендә чыгыш ясаячак. Максим белән Вероника икесе дә Иске Тахтала мәктәбе укучылары. Аларның тренеры Рәмис Вафин. фото klubknig.ru сайтыннан
-
29 август 2014 - 11:23Республика көне алдыннан район үзәгенең балалар иҗат йортында халык җыены булды.Республика көне алдыннан район үзәгенең балалар иҗат йортында халык җыены булды. Аны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе үткәрде. Бик күп кеше катнашында узган әлеге зур җыелышта әлкилеләр 44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев белән очраштылар, аңа сорау-тәкъдимнәрен, наказларын җиткерделәр....
-
29 август 2014 - 09:39Авылда сөт тапшыручы һәр кеше сөт җыючыга анализ өчен продукциясен бирергә тиешАвылда сөт тапшыручы һәр кеше айга бер тапкыр сөт җыючыга анализ өчен 15-20 миллилитр күләмендә продукциясен бирергә тиеш. Анализ өчен алынган сөт район ветеринария берләшмәсендә тикшерелә. Бу савым сыерларында таралган яшерен мастит авыруын ачыклау өчен эшләнә. Әгәр сыерда әлеге чир беленсә, аның хуҗасына сөтне тапшыру тыела. Авыру малга антибиотиклар ярдәмендә...
-
29 август 2014 - 09:13«Челтәр компаниясе» ААҖ электр объектларын зарарлаган өчен җаваплылык хакында кисәтәБу ел башыннан бирле Татарстанда электр челтәрләре объектларын саклау зоналарында төзелеш-монтаж һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда кагыйдәләрне бозу һәм юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә һава һәм кабель линияләре терәкләрен зарарлауның 247 факты теркәлде. Шуларның 120 се төзелеш-монтаж эшләре аркасында, 98 е - юл-транспорт вакыйгалары, 29 ы башка сәбәпләр нәтиҗәсендә булды. Кагыйдә бозучылар...
-
29 август 2014 - 06:09Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде30 август - Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде. "Республика көне дәүләтчелегебезне торгызуның хәзерге этабын ачык чагылдыра, Татарстанның икътисадта һәм социаль өлкәдә ирешкән зур казанышларын, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен күрсәтә. Республикабызда масштаблы зур проектлар, социаль программалар тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә....