Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде

30 август - Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде. "Республика көне дәүләтчелегебезне торгызуның хәзерге этабын ачык чагылдыра, Татарстанның икътисадта һәм социаль өлкәдә ирешкән зур казанышларын, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен күрсәтә. Республикабызда масштаблы зур проектлар, социаль программалар тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә....

30 август - Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде.
"Республика көне дәүләтчелегебезне торгызуның хәзерге этабын ачык чагылдыра, Татарстанның икътисадта һәм социаль өлкәдә ирешкән зур казанышларын, халкыбыз тормышының яңа дәрәҗәсен һәм яшәү рәвешен күрсәтә. Республикабызда масштаблы зур проектлар, социаль программалар тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә. Татарстан бүген Россиянең иң уңышлы төбәкләреннән санала. Республикабызның казанышлары өчен чын күңелдән сөенеп, монда безнең районыбызның да өлеше булуы белән горурлана алабыз. Әлки игенчелектә һәм терлекчелектә республиканың алдынгы районнары рәтендә. Быел да басулардан елына күрә әйбәт уңыш җыеп алынды, терлекләр өчен мул азык запасы булдырылды. Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән кайнар котлап, хөрмәтле райондашлар, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа уңышлар телим. Алга ышаныч белән карап, Ватаныбыз иминлеге һәм чәчәк атуы өчен тырышып хезмәт итик", диелә котлауда.
фото tatcenter.livejournal.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев