Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 3 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 3 сентябрь 2014 - 13:00
      Хезмәтләрен хөрмәтләп
      Кинематография системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм "Татаркино" дәүләт учреждениесе төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан район кино учреждениесе директоры Фиргать Гайсин "Мәдәнияттагы казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Методист Гөлсинә Гайсинага республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
      414
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 11:00
      Райондашыбыз өчен тавыш бирик
      Югары Әлки авылыннан биш бала анасы Гөлнәфис Минһаҗева 7 сентябрьдә "Нечкәбил" хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаиләләр республика бәйгесендә гаиләсе белән чыгыш ясаячак. Хәзер бәйгедә катнашучылар өчен интернет аша "Нечкәбил" республика сайтында тавыш бирү бара. Әйдәгез, районыбыз данын яклап бәйгедә катнашучы Гөлнәфис ханым өчен үз тавышларыбызны бирик.
      439
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 10:12
      Көзге чәчүне кичектермәскә
      Механизаторлар көзге чәчүне 10 сентябрьгә төгәлләү нияте белән эшлиләр. Арыш чәчү инде төгәлләнгән. 23 мең 400 гектарда планлаштырылган уҗым бодаеның да яртысы чәчелгән. Әле 1 мең гектарда тритикале чәчәсе бар. Чәчү эшләрендә хәзер 30 агрегат хезмәт куя. "Үргәгар", "Чаллы", "Әхмәт", "Ташбилге" отрядларында көзге чәчү эшләренең 80 проценттан артыгы башкарылган. "Хузангай"...
      436
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 10:05
      “Файдасын бик күрәбез”, ди күпләп сөт сатучылар
      Үз хуҗалыкларында терлек асрап мул сөт савучылар, гаилә кирәгеннән арткан продукцияне күпләп сатучылар узган атнада район слетына җыелдылар. Матур традициягә әйләнгән әлеге чарада маллардан мул керем алучылар, халктан күп сөт җыючылар макталды һәм бүләкләнде. Район слетына тырыш, тормышларын үз көчләре белән булдырган авыл уңганнары чакырылган иде. Миңа шундыйларның берсе -...
      446
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 08:48
      Мөмкинлекләр зур, нәтиҗәсе дә көттермәсен иде
      Районда быел 111 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлады. Алар барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, кулларына аттестат алып чыктылар. Әмма әлегә БДИ нәтиҗәләре республиканың уртача күрсәткечләреннән бераз калыша. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәләрендә, аерым алганда, пленар утырышта да җитди сөйләшү булды. Иске Матак мәктәбе укытучылары Лариса Советникова, Зоя Пожарская,...
      561
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 06:42
      Сөт сатудан – 62 миллион сум керем
      Шәхси хуҗалыклар ел башыннан бирле 4016 тонна сөт саткан. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 504 тоннага күбрәк. Акчага әйләндерсәк, сыер асраучы райондашларыбыз сөт сатудан 62 миллион 296 мең сум керем алган. Салман, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Алпар, Иске Чаллы авыл җирлекләре халкы - иң күп сөт сатучылар.
      447
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 05:55
      Яңгыры да шатлык
      30 августта район халкы гөр килеп Республика көнен бәйрәм итте. Республика көне күптәннән инде әлкилеләрнең яраткан бәйрәменә әверелде. Дөрес, көн дәвамында әле халык эштән бушамый. Авылда хәзер эшнең иң күп чагы бит: бакчаларда мул уңыш өлгерде, басудагы игеннәрне дә урып-җыеп бетерәсе бар. Ә менә кичен халык дәррәү бәйрәм үткәреләсе урынга...
      500
      0
      0
    Реклама