Реклама
Шәхси хуҗалыклар ел башыннан бирле 4016 тонна сөт саткан. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 504 тоннага күбрәк. Акчага әйләндерсәк, сыер асраучы райондашларыбыз сөт сатудан 62 миллион 296 мең сум керем алган. Салман, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Алпар, Иске Чаллы авыл җирлекләре халкы - иң күп сөт сатучылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз