1 октябрь 2014 яңалыклары
-
1 октябрь 2014 - 15:35Cилоска салынасы кукуруз мәйданнарының 78 проценты урдырылганРайон басуларында силоска салынасы кукуруз мәйданнарының 78 проценты урдырылган. "Кызыл Шәрык-Агро"ның азык утарларында силос запасы 85 мең тоннага җиткән. Әле тагын 1 мең 200 гектарда яшел масса җыеп аласы бар. "Тяминов", "Билданов" крестьян-фермер хуҗалыкларында туңга сөрү эшләре тулысынча төгәлләнде. "Хузангай" кооперативында соңгы гектарларда сөрәләр.
-
1 октябрь 2014 - 13:29Пенсия фондының район идарәсе мәктәпләрдә укучылар өчен “Бердәм пенсия белемнәре көне” үткәрә15 октябрьдә Пенсия фондының район идарәсе мәктәпләрдә укучылар өчен "Бердәм пенсия белемнәре көне" үткәрә. "Иминият пенсияләре" Федераль законы гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пенсия хокуклары формалашуның һәм пенсия исәпләүнең яңа тәртибе кертелә. Элеккечә үк картлык буенча пенсиянең күләме иминият взнослары күләменә бәйле булачак. Стажның әһәмияте...