Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Пенсия фондының район идарәсе мәктәпләрдә укучылар өчен “Бердәм пенсия белемнәре көне” үткәрә

15 октябрьдә Пенсия фондының район идарәсе мәктәпләрдә укучылар өчен "Бердәм пенсия белемнәре көне" үткәрә. "Иминият пенсияләре" Федераль законы гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пенсия хокуклары формалашуның һәм пенсия исәпләүнең яңа тәртибе кертелә. Элеккечә үк картлык буенча пенсиянең күләме иминият взнослары күләменә бәйле булачак. Стажның әһәмияте...

15 октябрьдә Пенсия фондының район идарәсе мәктәпләрдә укучылар өчен "Бердәм пенсия белемнәре көне" үткәрә.

"Иминият пенсияләре" Федераль законы гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пенсия хокуклары формалашуның һәм пенсия исәпләүнең яңа тәртибе кертелә. Элеккечә үк картлык буенча пенсиянең күләме иминият взнослары күләменә бәйле булачак. Стажның әһәмияте бигрәк тә арта. Яңа формула буенча пенсия хокуклары һәр ел өчен балларда - индивидуаль пенсия коэффициентларында теркәләчәк. Иминият пенсиясен исәпләгәндә һәр елның пенсия коэффициентлары кушыла. Һәм бары тик рәсми, "ак" хезмәт хакы гына исәпкә алына. Хезмәт хакы югарырак булган саен баллар да күбрәк була. "Бердәм пенсия белемнәре көне"ндә Пенсия фонды хезмәткәрләре яшьләргә пенсия турындагы яңа закон тәртипләрен аңлатачак.

фото my-ivanovo.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев