2 октябрь 2014 яңалыклары
-
4 октябрьдә тренировка үткәрелә
4 октябрьдә районның башкарма власте, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары белән гражданнар оборонасы буенча тренировка үткәрелә. Әлеге чара Россия хөкүмәтенең Бөтенроссия гражданнар оборонасы штаб тренировкасы үткәрү турындагы карары нигезендә уздырыла.
-
Өлкәннәр декадасы тантаналы чаралар, кайнар котлаулар, күңелле концертлар белән башланып китте (ФОТО)
Әйтерсең, кешеләр куллана торган календарьне табигать тә исәпкә ала: 1 октябрь иртәсе җилле, болытлы һәм салкын булып туды. Бүген бит бәйрәм, өлкәннәр көне дип тормады шул көз, кырыслыгын күрсәтергә кереште. Әмма ул гына бәйрәм кәефен боза аламыни? Өлкәннәр декадасы тантаналы чаралар, кайнар котлаулар, күңелле концертлар һәм күтәренке кәефләр белән башланып...
-
Бибай Чаллысы авылыннан Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр
47 генә хуҗалыклы Бибай Чаллысы кечкенә авыллар исемлегендә йөрсә дә, гүзәл табигате, төзек йортлары, уңган-булган кешеләре белән зуррак авыллардан һич кайтыш түгел. Биредә хезмәт сөючән, тормышка гашыйк, киң күңелле халык яши. Авылның абруйлы гаиләләреннән берсе - Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Хәтфә кебек ямь-яшел...