Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бибай Чаллысы авылыннан Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

47 генә хуҗалыклы Бибай Чаллысы кечкенә авыллар исемлегендә йөрсә дә, гүзәл табигате, төзек йортлары, уңган-булган кешеләре белән зуррак авыллардан һич кайтыш түгел. Биредә хезмәт сөючән, тормышка гашыйк, киң күңелле халык яши. Авылның абруйлы гаиләләреннән берсе - Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Хәтфә кебек ямь-яшел...

47 генә хуҗалыклы Бибай Чаллысы кечкенә авыллар исемлегендә йөрсә дә, гүзәл табигате, төзек йортлары, уңган-булган кешеләре белән зуррак авыллардан һич кайтыш түгел. Биредә хезмәт сөючән, тормышка гашыйк, киң күңелле халык яши. Авылның абруйлы гаиләләреннән берсе - Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Хәтфә кебек ямь-яшел чирәмле урамга чәчәкле-гөлле тәрәзәләре белән елмаеп карап торган алты почмаклы зур өй Җәләловларныкы икән.
Капка төбендә үлән утлап йөргән бер көтү үрдәк-казларга, йорт тулы тавык-чебешкә, албакчаны тутырып үсеп утырган йөзем куакларына, сап-сары итеп юылган баскычларга, һәр җирдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөргән йорт-җиргә карап: "Яшь килен яши күрәсең бу өйдә", диештек. Ә безне каршыларга чыккан хуҗабикә үзе әле яшь киленнәргә биргесез икән. Җыйнак-сылу гәүдәле, ягымлы йөзле, җитез-өлгер Рамилә апага һич тә үз яшен бирмәссең. Ә бит Габбас абый белән уртак тормыш корып яши башлауларының 60 еллыгын билгеләп үткәннәр быел.
-Габбасларга килен булып төшкәндә 18 яшь кенә иде миңа,-дип елмаеп искә ала Рамилә апа. -Байтак очрашып, дуслашып йөргән идек анысы. Мине кияүгә чыгарга кыстады, ә үзенең армиягә китәсе булуын белгертмәде. Алты ай ярым гына бергә яшәп калдык. 1954 елның язында никахлашкан идек, ә көзен иремне солдатка озаттым.
Каенана-каената, иренең авыру абыйсы, апасы белән бергә ишле гаиләдә яшәп кала Рамилә. Тиздән кызлары дөньяга килә. Сөю-сагыну хисләре белән ике арада хатлар гына йөреп тора. Өч ел да өч ай хезмәт итеп кайткан солдатны каршыларга әнисе белән бергә кызлары Рузалия дә йөгереп чыга…
Төп йортта яшәп, икесе дә совхозда эшлиләр Габбас белән Рамилә. Берсе - тракторда, комбайнда, икенчесе дуңгыз фермасында хезмәт куя. Бер-бер артлы балалар туа. Зур хуҗалык тоталар, күп итеп терлек-туар асрыйлар, ике өй җиткерәләр. Тормыш, балалар үстерү мәшәкатьләре белән елларның узганы сизелми дә.
Җәләловларның биш баласының һәркайсы бүген үз тормышы белән яши. Ике кызлары кияүгә чыгып Бибайда төпләнгән, уллары Казан, Чаллы шәһәрләрендә. Габбас абый белән Рамилә апаның төпчекләре Нияз исә аларның фамилиясен бөтен татар дөньясына танытты. Берничә ел элек сәхнәгә чыккан автор-башкаручы Нияз Җәләлов бүген күпләрнең яраткан җырчысына әверелде. Билгеле, әти-әнисе артист уллары белән бик горурланалар.
-Габбасның Сәхап исемле сукыр абыйсы бар иде. Ул бик моңлы җырлый иде. Ниязның җырга сәләте аңардан күчкән, күрәсең,-ди Рамилә апа. -Улыбыз бик кечкенәдән җырлап үсте. Андый сәләте булса да, зур сәхнәгә чыгар дип башыбызга да китермәдек. Ә хәзер әнә үзе җырлар иҗат итә.
Бриллиант туйга җитеп тә яшьлек җорлыгын, күңел көрлеген җуймаган, бүген дә бер-беренә яратып, назлап караучы бу парга ничек сокланмыйсың. Ә бит тормыш сикәлтәләре аларны да читләтеп үтмәгән. Хәер, бәхетле, матур яшәүнең, гаилә иминлеген саклауның әллә ни сере юк, дип саный алар.
-Сабыр итә, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Бер-береңне санлап, саклап яшәсәң, авырлыклар уза ул,-ди Рамилә апа. Яшь чагында иренең көнләшү гадәте булуын да сүз арасында гына әйтеп куя.
-Яратмасам, көнләмәс идем,-дип җаваплый моңа Габбас абый, хәләленә назлы караш ташлап.
Капка төбендә каз-үрдәкләрен барлый-барлый безне озатып калган бу матур парга карап: "И ходаем, һәркемгә шундый бәхетле тигез картлык насыйп булса иде", дип теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев