9 октябрь 2014 яңалыклары
-
Иске Алпар авылында ике километр чамасы яңа суүткәргечләр төзелде
"Чиста су" программасы буенча Иске Алпар авылында ике километр чамасы яңа суүткәргечләр төзелде. Эшләр ахырына якынлаша, "Алькеево-Спецстрой җәмгыяте уңганнары Төньяк, Гагарин, Тынычлык урамнарында торбаларны салып бетергәннәр инде.
-
Югары Колчурино авыл җирлегендә райондашларның “борынына чиерттеләр”
Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүчеләр быел демография мәсьәләсендә райондашларның "борынына чиерттеләр": ел башыннан биредә 12 сабый якты дөньяга килгән. Алар нигездә әти-әниләренең беренче я икенче балалары. фото с сайта news.tut.by
-
Район мәдәният йорты республика конкурсында катнашып грант отты
Район мәдәният йорты "Лукойл"ның "РИТЕК" хәйрия фонды үткәргән социаль һәм мәдәният хезмәткәрләре республика конкурсында катнашып грант отты. 300 мең сум грант акчасын сәхнә костюмнары тектерүгә һәм сатып алуга тотарга ниятлиләр. фото habarovsk.moigorod.ru сайтыннан
-
Карамалыда Корбан гаетен быел да бергәләп бәйрәм иттеләр
Изге һәм мөкатдәс ай - корбан ае бара. Районыбыз авылларында корбан ашлары уза. Ялгыз өлкәннәргә, авыру-сырхауларга, мохтаҗларга сәдака һәм күчтәнәчләр, корбан ите таратыла. Аларны мул табыннарга чакырып кунак итәләр. Корбан ае кешеләрне берләштерә, изге гамәлләргә, игелек һәм мәрхәмәткә өнди. Карамалыда Корбан гаетен быел да бергәләп бәйрәм иттеләр. Башта мәчеткә йөрүче...
-
Мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә вакытлыча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урнашкан бинага күчтеләр
Район мәдәният йортында капиталь ремонт бару сәбәпле, мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә вакытлыча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урнашкан бинага күчтеләр. Үзәк китапханә бинаның икенче катында, баскычтан менүгә уң яктагы бүлмәләрдә урын алды. Ә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бинаның беренче катында, элек Пенсия фонды идарәсе биләгән бүлмәләрдә эшләрен дәвам итәләр. 11...
-
Туңга сөрү барлык мәйданнарның 90 процентында башкарылды
Күп хуҗалыкларда механизаторлар туфракны көзге эшкәртү белән мәшгуль. Туңга сөрү барлык мәйданнарның 90 процентында башкарылды. Барлыгы 96,7 мең тонна силос запасы булдырылды. Бу атна ахырына кукурузны силоска уруны тәмамлап, аны бөртеккә суктыруга керешәчәкбез, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Районыбыз кырларында быел 18,7мең гектарда көнбагыш үстерелде....