10 октябрь 2014 яңалыклары
-
10 октябрь 2014 - 13:29Мәктәп автобуслары: куркынычсызлык таләпләре үтәләме?Район башкарма комитетының чираттагы утырышында мәктәпләргә укучыларны автобус белән йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәсьәлә каралды. Хәзерге вакытта 31 маршрут буенча балаларны мәктәпкә илтәләр. Әлеге маршрутларга тиешле документлар эшләнгән, район хастаханәсе белән шоферларның сәламәтлеген тикшереп тору турында килешенгән, балаларны озатып йөрүче җаваплы кешеләр билгеләнгән. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар:...
-
10 октябрь 2014 - 10:28Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Агач утырту акциясе уздыИнтернат территориясендә җиләк-җимеш бакчасына нигез салынды. Анда 80 нән артык җимеш агачы утыртылды. Бу чарада интернат хезмәткәрләре дә, биредә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Һәр кешегә үз агачын утыртырга мөмкинлек бирелде. Бергәләшеп файдалы эш белән шөгыльләнү өлкәннәрнең күңелен күтәрде, шатлык өстәде.
-
10 октябрь 2014 - 08:38Хәйруллин Шамил бөтен Әлки төбәгендә бердәнбер адвокатБезнең районда Хәйруллин Шамил Шәрифулла улын белмәгән кеше юктыр да. Чөнки бүгенге көндә бөтен Әлки төбәгендә бердәнбер адвокат бит ул. Һәм әлеге вазыйфаны инде 17 елга якын башкарып килә. Шамил Яңа Чаллы авылында гомере буе бензовоз шоферы булып эшләгән Шәрифулла аганың алты баласының берсе ул. Кырыс холыклы әтисе һәм салмак,...
-
10 октябрь 2014 - 05:31Телевизор Казанны күрсәтмиТелевизорыбыз искергән иде. Күрсәтеп торса да, зурысын, заманчасын алырга булдык. Яңасы бик чиста күрсәтә, шатландык. Әмма сөенечебез озакка бармады - дистәләгән программа арасында үзебезнең ТНВ каналы юк икән. Татарстан каналын карый алмагач, аның безгә башкалары алай ук кирәк тә түгел. Ирем яңадан теге кечкенә иске телевизорны урнаштырмакчы була. Анысында бит...