14 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Сударушка” вокаль ансамбле Казанда “Балкыш” фестивале гала-концертында чыгыш ясады
"Сударушка" вокаль ансамбле узган шимбәдә Казанда "Балкыш" фестивале гала-концертында чыгыш ясады. Район мәдәният йорты каршында оешкан әлеге ансамбльдә пенсия яшендәге ханымнар җырлый. Алар районыбызда узучы төрле чараларда, концертларда катнашып, тамашачыларга берсеннән-берсе матур җырлар бүләк итәләр. Халык аларның чыгышларын ярата, көтеп ала. "Сударушка" өлкәннәр һәм пенсионерлар "Балкыш" фестиваленең Алексеевскида узган зона...
-
Чиябаш авылында бер йорттан “Урал” мотоциклын урлаганнар
Үткән атна дәвамында эчке эшләр бүлегенә 36 хәбәр кергән, өч җинаять теркәлгән. Аларның икесе башка берәүгә тән җәрәхәтләре ясау белән бәйле (әйтик, Базарлы Матакта ире хатынын бик нык кыйнаган). Ә Чиябаш авылында бер йорттан "Урал" мотоциклын урлаганнар. Җинаятьчеләрне озак тормыйча эзләп тә тапканнар.
-
Ышанучан өлкәннәрне бигрәк тә еш алдыйлар һәм зур сумма акчаларын алып китәләр
Намуссыз бәндәләр алдалауның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгара торалар. Ышанучан өлкәннәрне бигрәк тә еш алдыйлар һәм зур сумма акчаларын алып китәләр. Мошенниклар социаль хезмәткәр яисә Пенсия фонды хезмәткәре итеп таныталар, акча реформасы көтелә, дип алдыйлар. Моны булдырмас өчен полиция участок инспекторлары 337 әлкиле белән әңгәмә үткәргәннәр.
-
“Яшь көч” бүген авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә
"Яшь көч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүген авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Биредә җитештерелгән сөт, каймак, эремчек, икмәк, пилмән, мантый, тутырма, голубцы кебек ризыкларны районыбызда гына түгел, аннан читтә дә яратып алалар. Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары да биредә пешерелгән икмәккә, сөт ризыкларына заказ бирәләр. Хуҗалык җитәкчесе Фәнис...
-
Район мәдәният хезмәткәрләре Юхмачыда “Клуб утларын кабыза” дигән чара үткәрделәр
Яңа сезон башланганны белдереп район мәдәният хезмәткәрләре Юхмачыда "Клуб утларын кабыза" дигән чара үткәрделәр. Бу көнне яңа клубта кул эшләре күргәзмәсен, фольклор ансамбльләр чыгышын, гармунчыларны, биюче һәм җырчыларны күрде һәм ишетте тамашачы.
-
Республика бадминтон федерациясе кубогына ярышларда безнең команда өченче урынны алды
Уенчылар Сафина Алсу, Павлова Диана, Мисбахов Айрат, Корбанбаев Фәрхад дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән кайттылар ярышлардан. Район командасы Юхмачы һәм Базарлы Матак мәктәбе укучыларыннан тупланды.
-
Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләүче рейтингта сез нинди урында
Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләүче рейтингта беренче биш урынны Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Хурада, Иске Камка һәм Карга авыл җирлекләре били. Артта баручылар - Апак, Чиябаш, Юхмачы һәм Кошки авыл җирлекләре советлары. Рейтингны шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, җирлектәге гаилә фермалары саны, торак төзү программаларының үтәлеше, җир һәм торак объетларын теркәү,...