Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Сударушка” вокаль ансамбле Казанда “Балкыш” фестивале гала-концертында чыгыш ясады

    "Сударушка" вокаль ансамбле узган шимбәдә Казанда "Балкыш" фестивале гала-концертында чыгыш ясады. Район мәдәният йорты каршында оешкан әлеге ансамбльдә пенсия яшендәге ханымнар җырлый. Алар районыбызда узучы төрле чараларда, концертларда катнашып, тамашачыларга берсеннән-берсе матур җырлар бүләк итәләр. Халык аларның чыгышларын ярата, көтеп ала. "Сударушка" өлкәннәр һәм пенсионерлар "Балкыш" фестиваленең Алексеевскида узган зона...

    "Сударушка" вокаль ансамбле узган шимбәдә Казанда "Балкыш" фестивале гала-концертында чыгыш ясады.

    Район мәдәният йорты каршында оешкан әлеге ансамбльдә пенсия яшендәге ханымнар җырлый. Алар районыбызда узучы төрле чараларда, концертларда катнашып, тамашачыларга берсеннән-берсе матур җырлар бүләк итәләр. Халык аларның чыгышларын ярата, көтеп ала. "Сударушка" өлкәннәр һәм пенсионерлар "Балкыш" фестиваленең Алексеевскида узган зона турында җиңүче булган иде. Җырчыларыбыз Казан филармониясендә булган гала-концертта рус халык җыры башкардылар һәм көчле алкышларга лаек булдылар. Ансамбльнең җитәкчеләре - Гөлфирә Нургалиева һәм Людмила Емельшина. Баянда Марс Ибраһимов уйный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: