Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 20 октябрь 2014 яңалыклары

    • 20 октябрь 2014 - 16:54
      Әлкилеләр ел башыннан “Яңарыш-Возрождение” фондына 123 мең 106 сум акча күчергән
      Әлкилеләр ел башыннан "Яңарыш-Возрождение" фондына 123 мең 106 сум акча күчергән. Районда яшәүче һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә бу 6,18 сум дигән сүз.. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада икенче урында.
      435
      0
      0
    • 20 октябрь 2014 - 15:20
      Сәүдә хезмәткәрләре өчен бәйге
      Республиканың сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен дә куллану буенча конкурс игълан ителде. Ул сәүдә хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрүгә, аларның үз профессиональ эшчәнлегендә дәүләт телләрен куллану тәҗрибәсен гомумиләштерүгә һәм таратуга юнәлдерелә. Бәйгедә катнашу бушлай. Заявкалар 24 октябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс ике этапта уза. Аңа нәтиҗәләр 20 ноябрьдә ясалачак....
      472
      0
      0
    • 20 октябрь 2014 - 13:18
      Укытучылар җәйге спартакиадада катнашты
      Район укытучылары җыелма командасы мәгариф хезмәткәрләренең республика җәйге спартакиадасында катнашты. 22 кешедән торган командабыз барлык бәйгеләрдә актив чыгыш ясады. Аркан тарту, җиңел атлетика ярышларында безнекеләр аеруча әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.
      425
      0
      0
    • 20 октябрь 2014 - 11:16
      Бер кыз дөньяга килде
      Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килде.
      438
      0
      0
    • 20 октябрь 2014 - 11:03
      Бүген һәм иртәгә районда Донор көннәре үткәрелә
      Игелекле бу акциядә катнашырга теләгән һәркем кан биреп өлгерсен, моңа күп вакыт китмәчен өчен республика күчмә кан салу стациясендә 4 урын һәм район поликлиникасында өстәмә 6 урын эшләячәк. Үз гомерендә 40 тапкырдан артыграк кан тапшырган 11 әлкилегә "Россия Федерациясенең мактаулы доноры" исеме бирү өчен документлар әзерләп тапшырылган.
      444
      0
      0
    • 20 октябрь 2014 - 10:55
      “Бердәм Россия” партиясенең Әлки бүлекчәсе ХХII конференциянең икенче этабын үткәрде
      "Бердәм Россия" партиясенең Әлки бүлекчәсе дүшәмбе көнне ХХII конференциянең икенче этабын үткәрде. Анда сүз Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турында барды. Шул турыда докладны бүлекчәнең башкарма комитеты секретаре Айсылу Садретдинова ясады. -Дәүләт Советына сайлаулар "Бердәм Россия" партиясе өчен көтелгәннән дә югарырак нәтиҗә бирде - сайлауларда катнашкан татарстанлыларның 84,2 проценты безнең...
      372
      0
      0
    • 20 октябрь 2014 - 09:14
      Юхмачы урта мәктәбенең “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы республиканың иң яхшы ун клубы арасына керде
      Юхмачы урта мәктәбенең "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы республиканың иң яхшы ун клубы арасына керде. 15-17 октябрьдә Андрей Романов җитәкчелегендәге "Йолдыз" командасы Татарстан хәрби-патриотик клубларының 11 нче ачык слетында катнашты. Әлеге слет Казанда "Патриот" республика үзәгендә узды. Безнең укучылар слет программасындагы барлык бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Алар стройда йөрү, хәрби-спорт һәм саклану-туристлык...
      412
      0
      0
    Реклама