Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Юхмачы урта мәктәбенең “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы республиканың иң яхшы ун клубы арасына керде

    Юхмачы урта мәктәбенең "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы республиканың иң яхшы ун клубы арасына керде. 15-17 октябрьдә Андрей Романов җитәкчелегендәге "Йолдыз" командасы Татарстан хәрби-патриотик клубларының 11 нче ачык слетында катнашты. Әлеге слет Казанда "Патриот" республика үзәгендә узды. Безнең укучылар слет программасындагы барлык бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Алар стройда йөрү, хәрби-спорт һәм саклану-туристлык...

    Юхмачы урта мәктәбенең "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы республиканың иң яхшы ун клубы арасына керде.

    15-17 октябрьдә Андрей Романов җитәкчелегендәге "Йолдыз" командасы Татарстан хәрби-патриотик клубларының 11 нче ачык слетында катнашты. Әлеге слет Казанда "Патриот" республика үзәгендә узды. Безнең укучылар слет программасындагы барлык бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Алар стройда йөрү, хәрби-спорт һәм саклану-туристлык ярышларында әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр, клубның визит карточкасы конкурсында икенче урынны алдылар. Слет йомгаклары буенча "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы республика районнары һәм шәһәрләренең 56 клубы арасында иң яхшылар унлыгына керде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: