Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 11 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 11 ноябрь 2014 - 16:30
      Автомобиль карагы тотылган
      5 ноябрьдә 20 сәгатьтә Базарлы Матакта берәүнең ВАЗ автомобилен урлап китәләр. Машина Казан кешесенеке була. Районыбыз полиция хезмәткәрләре угрының эзенә бик тиз төшәләр. "Тимер ат" хуҗасына кайтарыла. Ә каракны җәза көтә.
      480
      0
      0
    • 11 ноябрь 2014 - 15:28
      Район советы утырышы була
      14 ноябрьдә муниципаль район советының чираттагы утырышы була. Анда 2015 елга бюджет каралачак. Утырыш балалар иҗат йортында сәгать 10 да башлана. Барлык депутатлар, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре чакырыла.
      373
      0
      0
    • 11 ноябрь 2014 - 14:22
      Мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелеге төгәлләнде
      2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелеге төгәлләнде. "Барслар" командасы беренче урынны яулады. Әлеге команда уенчылары - Нияз Фәттахов, Данил Леонтьев, Салават Хәйретдинов, Руслан Шаһиев һәм Азат Нигъмәтҗанов. Икенче урында - "Спартаклылар", өченче -"Лачыннар". Унбер яшьлек Илнур Гатин иң яхшы уенчы дип табылды. Ул менә дигән...
      530
      0
      0
    • 11 ноябрь 2014 - 12:41
      Норлатта үткән милли көрәш бәйгесендә безнең җыелма команда уңышлы чыгыш ясады
      Норлатта үткән милли көрәш бәйгесендә безнең җыелма команда уңышлы чыгыш ясады. Яшь көрәшчеләр Хәмидуллин Илназ белән Мәрдиев Салават җиңүләр яуладылар, ә Зыятдинов Рәис икенче урынны алды.
      395
      0
      0
    • 11 ноябрь 2014 - 11:29
      Иң күп газета укучылар – Чиябашта һәм Ташбилгедә
      Чиябаш һәм Ташбилге почта бүлекчәләре районда беренчеләрдән булып киләсе елның беренче яртысына "Әлки хәбәрләре"нә язылу планын үтәделәр. 2015 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу дәвам итә. Район халкы 8076 данә газета-журналга язылган инде. Шуның яртысы (4125 данә) - "Әлки хәбәрләре" газетасы. Ташбилге почта бүлекчәсе (җитәкчесе Рузалия Игъламова) һәм Чиябаш бүлекчәсе...
      391
      0
      0
    • 11 ноябрь 2014 - 10:38
      Көзге чакырылыш буенча хезмәт итәргә егетләрнең беренче төркемен озаттылар
      Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш буенча хезмәт итәргә егетләрнең беренче төркемен озаттылар. Алар - Яңа Салманнан Шәһитов Динар, Иске Салманнан Нуруллин Зөлфәт, Базарлы Матактан Кыямов Илнур һәм Хузангайдан Казанков Радмир белән Шкердов Николай.
      437
      0
      0
    • 11 ноябрь 2014 - 08:29
      Авыл матурайсын өчен барысы да эшләнә
      Соңгы ике атнада Базарлы Матак урамнарындагы яктырткычларның 70 ендә лампочкалар энергияне аз сарыф итә торганнарга алыштырылган. Шәйдуллин һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында зыян күргән электр линиясе алыштырылган. Залаков урамындагы 4 нче санлы ике катлы йортларның бакчалары яңа койма белән әйләндереп алынгын. Ә Яшьләр урамындагы яңа паркка җитәрлек кадәр туфрак салынган.
      534
      0
      0
    • 11 ноябрь 2014 - 05:26
      ДЮСШның футболчылар командасы республика беренчелеге финалында катнашу хокукын яулады
      ДЮСШның футболчылар командасы (2000-2001 елгылар), мини-футбол буенча Болгарда узган зона ярышларында барлык көндәшләрен җиңеп, республика беренчелеге финалында катнашу хокукын яулады. Руслан Галиев, Никита Софронов, Камил Мәрдегалләмов, Николай Балакирев, Рәсим Әхмәров, Руслан Әхмәтҗанов, Марат Гайфуллин, Раил Шәмсетдинов составындагы командабыз үзләрен футбол осталары итеп күрсәттеләр. Алар Аксубай командасын 7:4, яңачишмәлеләрне 10:0, нурлатлыларны...
      394
      0
      0
    Реклама