Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң күп газета укучылар – Чиябашта һәм Ташбилгедә

Чиябаш һәм Ташбилге почта бүлекчәләре районда беренчеләрдән булып киләсе елның беренче яртысына "Әлки хәбәрләре"нә язылу планын үтәделәр. 2015 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу дәвам итә. Район халкы 8076 данә газета-журналга язылган инде. Шуның яртысы (4125 данә) - "Әлки хәбәрләре" газетасы. Ташбилге почта бүлекчәсе (җитәкчесе Рузалия Игъламова) һәм Чиябаш бүлекчәсе...

Чиябаш һәм Ташбилге почта бүлекчәләре районда беренчеләрдән булып киләсе елның беренче яртысына "Әлки хәбәрләре"нә язылу планын үтәделәр.

2015 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу дәвам итә. Район халкы 8076 данә газета-журналга язылган инде. Шуның яртысы (4125 данә) - "Әлки хәбәрләре" газетасы. Ташбилге почта бүлекчәсе (җитәкчесе Рузалия Игъламова) һәм Чиябаш бүлекчәсе (Земфира Капеева) барлык төр газета-журналларга язылу буенча үзләренә җиткерелгән планны беренчеләрдән булып үтәделәр. Шул исәптән район газетасына яздыру планы да үтәлде. "Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясе почта начальниклары Рузалия Игъламовага һәм Земфира Капеевага уңышлы эшләүләре өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыра. Аларга хезмәтләрендә яңа уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев