Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 15 декабрь 2014 яңалыклары

    • 15 декабрь 2014 - 15:24
      Яткан килеш штанга күтәрү буенча безнең спортчылар призлы урыннар яулады
      Яткан килеш штанга күтәрү буенча республика чемпионатында безнең спортчылар призлы урыннар яулады. Әлеге бәйге 13-14 декабрьдә Казанның "Батыр" спорт комплексында узды. Алексеевск агрокөллияте филиалы укучысы Римма Шәрәфетдинова (Иске Әнҗерә авылыннан) хатын-кызлар арасында икенче урынга чыкты. Аның тренеры Газинур Фәттахов ветераннар арасында өченче урынны алды.
      1580
      0
      0
    • 15 декабрь 2014 - 14:21
      Балалары төнге вакытта урамда йөргән өчен 13 әти-әни административ җаваплылыкка тартылган
      Балалары төнге вакытта урамда йөргән өчен быел 13 әти-әни административ җаваплылыкка тартылган. Мәгълүм булганча, кичке 10 нан алып иртәнге сәгать 6 га кадәр балигъ булмаган балаларның олылар күзәтүеннән башка урамда, җәмәгать урыннарында булуы закон белән тыела. Бу балаларның иминлеген, сәламәтлеген саклау ниятеннән эшләнә. Полиция хезмәткәрләре быел төнге вакытта урамда тоткарлаган...
      481
      0
      0
    • 15 декабрь 2014 - 11:18
      Яңа елга бурычлар белән кермик
      Яңа елны бурычлар белән каршы алсаң, ел буе алардан котыла алмассың, дигән ышану бар халыкта. Шуңадыр, декабрь аенда бурычлар турында күп сөйләнә, аларны каплау буенча төрле чаралар күрелә, киңәшмәләрдә бу мәсьәлә шулай ук игътибар үзәгендә була. Ел башында авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салым салу буенча референдумнар үткәрелде. Аларда авыл урамнарын...
      803
      0
      0
    • 15 декабрь 2014 - 11:08
      Хлебодаровка авылында ике сарай янган
      10 декабрьдә кичке сәгать җиделәр тирәсендә Хлебодаровка авылында янәшә урнашкан ике сарай тулысынча янып беткән. Янгын электрүткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында килеп чыккан, ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре.
      519
      0
      0
    • 15 декабрь 2014 - 08:46
      Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары робот техникасы буенча ярышта катнаштылар
      Робот техникасы буенча республика ярышында катнашып, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары җиңү яулап кайтты. Казан федераль университетының Алабуга институтында узган әлеге ачык бәйгедә республиканың шәһәр һәм районнарыннан 8-17 яшьләрдәге 200 дән артык укучы катнашты. Балалар яшь буенча ике төркемгә бүленеп осталыкта сынаштылар. Гимнаязиянең 6 кешелек командасы "зурлар" төркемендә чыгыш ясады....
      528
      0
      0
    Реклама