Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары робот техникасы буенча ярышта катнаштылар

Робот техникасы буенча республика ярышында катнашып, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары җиңү яулап кайтты. Казан федераль университетының Алабуга институтында узган әлеге ачык бәйгедә республиканың шәһәр һәм районнарыннан 8-17 яшьләрдәге 200 дән артык укучы катнашты. Балалар яшь буенча ике төркемгә бүленеп осталыкта сынаштылар. Гимнаязиянең 6 кешелек командасы "зурлар" төркемендә чыгыш ясады....

Робот техникасы буенча республика ярышында катнашып, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары җиңү яулап кайтты.

Казан федераль университетының Алабуга институтында узган әлеге ачык бәйгедә республиканың шәһәр һәм районнарыннан 8-17 яшьләрдәге 200 дән артык укучы катнашты. Балалар яшь буенча ике төркемгә бүленеп осталыкта сынаштылар. Гимнаязиянең 6 кешелек командасы "зурлар" төркемендә чыгыш ясады. Рафил Сафиуллин һәм Илназ Шәймәрдәнов "Кегельринг" категориясендә җиңү яуладылар һәм беренче дәрәҗәле дипломнар, кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Укучыларны бәйгегә гимназия директорының информатикалаштыру буенча урынбасары Лилия Сафина әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев