Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 14 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 14 гыйнвар 2015 - 12:12
      Узган елның иң истә калган вакыйгалары
      *4-6 гыйнварда Интернет челтәрендә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә Базарлы Матакта "Шәригать патруле" һәм "Русские пробежки" хәрәкәтләре бәрелешкән, дигән ялган хәбәрләр пәйда булды. Районның хокук саклау органнары да, чиркәү һәм мәчет хезмәткәрләре дә әлеге хәбәрләрне кире какты. Район Иҗтимагый советының 10 гыйнварда булган киңәйтелгән утырышында катнашучылар да дөнья пәрәвезендә таралган бу...
      471
      0
      0
    • 14 гыйнвар 2015 - 10:13
      Әлки районы тренеры Әхмәров Илдарның шәкертләре шәп көрәшә
      Татар-башкорт көрәше буенча Нурлат шәһәре балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең ачык ярышларында 1997 елда һәм аннан соң туган үсмерләребез бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Үз үлчәүләрендә Салават Мәрдиев һәм Илназ Хәмидуллин беренче урынны яуладылар, Рәмис Гарифуллин икенче урынга лаек булды (барысы да Базарлы Матактан). Үргәгардан Адель Мингәрәев өченче урында. Малайларның тренерлары...
      539
      0
      0
    • 14 гыйнвар 2015 - 09:10
      Әлки районы Яңа Салман мәктәбе укучылары Казанда булып кайтканнар
      Яңа Салман мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары кышкы каникул көннәрендә укытучылары Рузилә Задаева җитәкчелегендә башкалабыз Казанга экскурсиягә барганнар. Алар шәһәрне, паркларга куелган чыршыларны карап йөргәннәр, "Казань-Арена" стадионында бозлавыкта шуганнар. Ә 5-6 гыйнварда мәктәпнең бөтен коллективы - укучылар да, укытучылар белән техник хезмәткәрләр дә чаңгыда шуганнар.
      434
      0
      0
    • 14 гыйнвар 2015 - 07:32
      Гыйнвар башыннан пособиеләр арткан
      Бәби көтүче, сабыен табып, декрет ялында утыручы хатын-кызларга түләнә торган пособиеләр 1 гыйнвардан арта. Әйтик, йөклелекнең башында ук (11 атнага чаклы) хатын-кызлар консультациясендә исәпкә басучыларга 543 сум 67 тиен пособие түләнә. Нәниен тудырган әниләргә дәүләт бер тапкыр 14497.8 сум күләмендә акча бирә. Беренче баласын карап өйдә утыручыларга сабыйга 1,5 яшь...
      415
      0
      0
    • 14 гыйнвар 2015 - 06:53
      Әлки районының Хлебодаровка авылына ветеринария чикләве кертелде
      Татарстан Президенты Указы нигезендә 2 гыйнвардан Хлебодаровка авылының Прохоров урамына ветеринария чикләве кертелде. Мондый чикләү котыру чире факты ачыкланган урынга кертелә. Узган ел азагында әлеге урамның бер хуҗалыгында асралучы танада котыру чире табылган иде. Тананы котырган төлке тешләгән булган. Терлекнең бу куркыныч авыру белән зарарлануы ачыклангач, аның үләксәсе яндырыла. Йорттагы...
      401
      0
      0
    Реклама