Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Узган елның иң истә калган вакыйгалары

*4-6 гыйнварда Интернет челтәрендә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә Базарлы Матакта "Шәригать патруле" һәм "Русские пробежки" хәрәкәтләре бәрелешкән, дигән ялган хәбәрләр пәйда булды. Районның хокук саклау органнары да, чиркәү һәм мәчет хезмәткәрләре дә әлеге хәбәрләрне кире какты. Район Иҗтимагый советының 10 гыйнварда булган киңәйтелгән утырышында катнашучылар да дөнья пәрәвезендә таралган бу...

*4-6 гыйнварда Интернет челтәрендә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә Базарлы Матакта "Шәригать патруле" һәм "Русские пробежки" хәрәкәтләре бәрелешкән, дигән ялган хәбәрләр пәйда булды. Районның хокук саклау органнары да, чиркәү һәм мәчет хезмәткәрләре дә әлеге хәбәрләрне кире какты. Район Иҗтимагый советының 10 гыйнварда булган киңәйтелгән утырышында катнашучылар да дөнья пәрәвезендә таралган бу уйдырмаларның дөреслеккә туры килмәвен фаш иттеләр.
ipad.intertat.ru
*29-31 гыйнварда суык 30-35 градуска җитте. Аяк-куллары өшеп ике кеше район үзәк хастаханәсенә салынды.
*7-23 февраль көннәрендә райондашларыбыз Сочида үткән 22 нче Кышкы олимпиада уеннары өчен җан атты. Олимпия уеннары Россиянең зур җиңүе белән төгәлләнде. Безнең спортчылар 33 медаль яулап алдылар, шуларның 13 е - алтын.
Ә март аенда район инвалидлар җәмгыяте рәисе Каюм Фәсахов Сочида 11 нче Паралимпиада уеннарын тамаша кылу бәхетенә ия булды.
www.rusbeseda.ru
*Февраль аенда район мәдәният йорты бинасы ремонтлана башлады.
*Мартта волейбол буенча район чемпионатының финал уеннары булды. Алпар авыл җирлегенең ир-атлар җыелма командасы кабат чемпион исемен яулады. Ә хатын-кызлар җыелма командалары арасында дүртенче ел рәттән "Авыл яшьләре" (Базарлы Матак авыл җирлеге) командасы җиңүче булды.
*26 апрельдә районда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үтте. Партиянең Татарстан бүлекчәсе җитәкчеләре, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министр урынбасарлары әлкилеләр белән очрашулар үткәрде. Юхмачыда халыкны Казан табиблары кабул итте.
*17 майда район үзәгендәге "Актай" кафесы янды. Аның урынында яңа кафе бинасы салына башлады.
*Яз бик коры килде. Исәбен алып баручылар, корылык 72 көнгә сузылды, диде. Ниһаять, 12,13 һәм 14 июньдә тилмереп көткән беренче яңгырлар яуды.
*20 июльдә районда җирле референдум узды. Анда катнашучыларның 85 проценты авылларны су белән тәэмин итү чыгымнарын каплауга үзара салым кертүгә ризалыгын белдерде.
*АКШ һәм Европа илләренең санкцияләренә җавап йөзеннән, август аенда Россия алардан кертелә торган азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималыннан баш тартуы хакында белдерде. Әлеге илләрдән ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар алу туктатылды. Сораштырган әлкилеләр ил җитәкчелегенең бу адымын хуплауларын әйттеләр.
*Ел коры килүгә карамастан, игенчеләребез бөртеклеләрдән гектардан уртача 26 центнер уңыш алуга иреште.
*Август ахыры - сентябрь башында Базарлы Матак, Юхмачы, Сихтермә-Хузангай авылларында заманча спорт мәйданчыклары, Карга һәм Иске Чаллыда ветераннар өчен өйләр, Юхмачыда күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Чиябашта, Чуаш Борнаенда ФАПлар, Яңа Салманда табиблык амбулаториясе капиталь ремонтланды.
*"Бердәм Россия" партиясе авылларда халык җыеннары үткәрде.
*14 сентябрьдә узган Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда әлкилеләрнең 99.66 проценты якташыбыз, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевны яклап тавыш бирде. Район халкы шулай ук "Бердәм Россия" партиясенә өстенлек бирүен белдерде.
*Хатын-кыз һәм гаилә матурлыгы "Нечкәбил" республика бәйгесендә катнашып, ярымфиналда Югары Әлки авылыннан Гөлнәфис Минһаҗева "Иң зур гаилә" номинациясендә җиңүче дип табылды.
*Октябрь уртасында һава температурасы минус 10 градускача төште, бик күп кар яуды, буран купты, көчле бозлавык булды.
*Базарлы Матактагы "Мидхәт" мәчете имамы Ришат Гайсин сентябрь-октябрь айларында Согуд Гарәпстанында хаҗ сәфәрендә булды.
*6 ноябрьдә республикабызда тиңе булмаган объект - район эчке эшләр бүлегенең яңа биналар комплексы ачылды.
*Районыбызда СПИД белән авыручы 12 кеше теркәлгән. СПИДлы әниләрдән ике бала туган.
*3 декабрьдә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.
*Декабрь уртасында чит ил валютасы гомер булмаганча югары сикерде. Бер евроның бәясе 100 сумга, ә доллар 80 сумга җитте.
*Декабрьдә район башлыгы алышынды. 15 ел дәвамында район белән җитәкчелек иткән Фердинат Дәүләтшин Чирмешән районына эшкә күчерелде. Район белән идарә итү район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев