Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 10 март 2015 яңалыклары

    • 10 март 2015 - 15:49
      Матбугатка ташламалы бәяләрдән язылудан әлкилеләрнең күбесе файдаланды
      16 февральдән 7 мартка кадәр матбугатка ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлегеннән күп әлкилеләр файдаланып калган. "Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы" нәтиҗәләре белән район почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова таныштырды. Декада барышында 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәяләрдән әлкилеләр 1720 данә газета-журналга язылган. Шуның 824 данәсе "Әлки хәбәрләре", 125 е -...
      587
      0
      0
    • 10 март 2015 - 14:48
      Авыл җирлекләре рейтингының февраль ае нәтиҗәләре буенча Иске Алпар – беренче, ә Югары Колчурино иң ахырда
      Авыл җирлекләре рейтингының февраль ае нәтиҗәләре буенча Иске Алпар - беренче, ә Югары Колчурино иң ахырда. Район авыл җирлекләре арасында һәр айда рейтинг нәтиҗәләре игълан ителә. Ул урыннарда халыктан сөт җыюны оештыру, урам утлары, су өчен, төрле салымнарны түләүнең торышы, үзара концертлар үткәрү, вакытлы матбугатка язылу кебек эшләргә карап билгеләнә....
      622
      0
      0
    • 10 март 2015 - 13:22
      Узган атнада Әлки районында 6 авария булган
      Аларның берсендә кеше зыян күргән. 6 мартта Кыр һәм Муса Җәлил урамнары киселешендә тизлекне һәм дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә "Хендай" һәм "Фольксваген" автомобильләре бәрелешкән. "Фольксваген" йөртүчесе җәрәхәтләр алган. Атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы теркәлгән. Шул исәптән 4 йөртүченең руль артына исерек килеш утыруы ачыкланган.
      591
      0
      0
    • 10 март 2015 - 12:29
      Әлкилеләр быелгы чаңгы сезоны белән хушлашты. (ФОТО)
      Көне дә искиткеч матур иде. Күпләр бу көнне «Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере янында оештырылган чаңгы шуу мөмкинлегеннән файдаланып, саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр. Бирегә барлык авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, оешма-учреждениеләрдән килгәннәр иде. Чаңгы эзләре шактый шома. Байтак кеше ике километрлы чаңгы юлыннан шуып килделәр. Шулай ук өч һәм биш километрлы...
      524
      0
      0
    • 10 март 2015 - 11:16
      Сөтнең сатып алу бәясе хәзер 19 сум
      Мартның беренче ункөнлегендә халыктан 173,8 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшырылган. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 9,5 тоннага күбрәк. Иске Чаллы, Салман, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Иске Алпар авыл җирлекләре сөт хәзерләү буенча районда алдынгылар рәтендә. Сөтнең сатып алу бәясе хәзер 19 сум (үткән ел ахырында 18-18,50 сум иде).
      667
      0
      0
    • 10 март 2015 - 10:13
      “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыклары минераль ашлама кайтаралар
      "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары Нурлат тимер юл станциясеннән минераль ашлама кайтаралар. Бу эш март башыннан бирле башкарыла. Ашлама уҗымнарны һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыруга тотылачак. Кичә генә дә агрофирма хуҗалыкларына 1мең 264 тонна аммиак селитрасы кайтарылган.
      744
      0
      0
    • 10 март 2015 - 06:12
      Бик күңелле һәм бай булды бәйрәм ярминкәсе. (ФОТО)
      Ярминкә бер уйласаң, төрле кирәк-яракны сату һәм алу өчен оештырылган шул ук сәүдә базары инде ул. Әмма аның рухы бөтенләй башка! Ярминкә буласын ишетеп, базарны-кибетне бар дип тә белмәгән кеше дә урыныннан куба, мәйданга ашыга. Чөнки ярминкә кәефләрне күтәреп җибәрә торган бәйрәм дә, аралашу урыны да әле ул. -Әй кызым,...
      629
      0
      0
    Реклама